Мәндәй мәчете
Мәндәй авылы мәчете (рус. Мечеть деревни Мяндей) ― Татарстанның Азнакай районы Чубар Абдул авыл җирлегенә керүче[1] Мәндәй авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ТР МДН Азнакай шәһәре һәм районы мөхтәсибәтенә карый. ТарихМәндәй авылына кешеләр 1700-еллар башында Казан өязе Арча юлыннан килеп утырган. II ревизия вакытында (1745―1747 еллар) авылда 91 ир-ат исәпкә алынган[2]. Авыл XIX–XX гасырларда бер мәхәлләдән торган, мәчет каршында мәдрәсә эшләгән [3]. 1883―1920 елларда мәчеттә имам-хатыйб булып Галиулла Идиятулла улы Крымов (Мөэмин-Каратайдан, мәдрәсә тәмамлаган указлы мулла) эшләгән[2]. Ул зур гыйлемле, эшлекле кеше булган. 1912 елда Мәндәй кредит ширкәтен оештырган һәм аның идарә рәисе булган. Галиулла хәзрәт тырышлыгы белән 1914 елда авылда ир-балалар мәктәбе өчен яңа бина салынган, анда 44 шәкерт укыган. Кызлар мәктәбендә 40 бала укыган. Укыту иске (кадими) ысул белән алып барылган. Шәкертләр мәктәптә 4 ел укыган[4]. Мәктәпләрнең мөдире булып Ризаитдин Мөхәммәтшәрипов торган. Ул Галиулла Крымов килгәнче, авылда мулла вазыйфасын да алып барган (1920 елда сәнәкчеләр сугышы вакытында чыгып югалган, язмышы билгесез). 1903 елда авыл старостасы Габделкадыйр Габделнасыйров башлангычы белән, Галиулла хәзрәт Крымовны имамлыктан алып, авылдан җибәрергә тырышу була. Әмма ул 1920 елның апрель аенда, сәнәкчеләр фетнәсе вакытында атып үтерелгәнгә кадәр имам булып калган[2]. Галиулла хәзрәтнең улы ― дивизия командиры полковник Миргазиян Крымов (1881―1945). Галиулла хәзрәт Крымовтан соң озак еллар авылда дини йолаларны Хөснимөхәммәт Хәйруллин башкара. Совет чорында Сафиулла Идиятуллин, Галимәрдан Рамазанов, Гыйльметдин Шәмсетдинов муллалык итәләр. Бер ара авыл мулласыз тора, дини йолаларга мулланы күрше авыллардан чакырталар. Дини белем алган Нәбиулла улы Фәнис Гыйздәтуллин имам итеп билгеләнә (кинәт вафат булган)[2]. Яңа мәчетЯңа мәчет төзелеше артыннан хуҗалык җитәкчесе Ильяс Латыйпов белән Әзһәт Фәтхетдинов башлап йөри[2]. 2009 елның 12 июнендә авыл уртасында яңа бина салына[5]. Мәчетне төзүдә «Җәлилнефть» идарәсе, район кулланучылар җәмгыяте, «Заман» ҖЧҖ, Хәмит Мөстәкыймов исемендәге ҖЧҖ, ремонт-төзү оешмасы (Зиннур Шәвәлиев), шәхси эшмәкәр Мәгъсүм Миннебаев, Азат Фәтхетдинов, Мөнир Шәфыйгуллин, Зәкия һәм Таһир Бакировлар һ.б. ярдәм итәләр[2]. 2017 елның 13 ноябреннән имам-хатыйб ― Зәки улы Насих хәзрәт Хәкимов[6] (1953 елгы, Урыссудагы «Фәнис» мәдрәсәсен тәмамлаган). Моны да карагызИскәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia