Габделәхәт мәчете (Бәйрәкә)
«Габделәхәт» мәчете (рус. Мечеть «Габделахат» в селе Байряка Ютазинского района РТ) ― Татарстанның Ютазы районы Бәйрәкә авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ТР МДН Ютазы районы мөхтәсибәте карамагында. Авылда 2нче, районда 14нче мәчет[1]. Тарих1859 елда авылда 3 мәчет булган, XX гасыр башында 5 мәчет һәм өченче Җәмигъ мәчете каршында «Гобәйдия» мәдрәсәсе эшләгән[2] [3]. Яңа мәчет төзелеше 2019 елның 17 июнендә, беренче нигез ташын салу тантанасыннан башланган һәм биш елдан артык дәвам иткән[4][5]. Яңа мәчет бинасы 1810 елда төзелеп, 95 ел элек (1929 елда) эшчәнлеген туктаткан, бинасы сакланмаган ике катлы таш мәчет урынында төзелгән[6]. Проектны гамәлгә ашыруда «АгроМир» ҖЧҖ җитәкчесе Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Сирин Әхәт улы Галиев (1949 елгы) аеруча зур роль уйнаган[7]. 2024 елның 1 августында яңа мәчеткә манара күтәрү [8], 2024 елның 5 октябрендә мәчетне ачу тантаналары булган. Тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, «Фәнис» мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин, «АгроМир» ҖЧҖ җитәкчесе, мәчет төзү инициаторы Сирин Галиев, шулай ук дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, район аксакаллары, ТР МДН Көньяк-Көнчыгыш казыят мөхтәсибләре һәм авыл халкы катнашкан. Яңа мәчеткә мәчет төзү инициаторы Сирин Галиевның әтисе ― Бөек Ватан сугышы ветераны, гомер буе туган авылы Бәйрәкәдә умартачы булып эшләгән Әхәт (Габделәхәт) исеме бирелгән[9]. ТасвирламаКирпечтән салынган өч катлы мәчетнең аскы катында ике уку сыйныфы, хезмәткәрләр өчен бүлмә, исем кушу һәм никах мәҗлесләре, шулай ук Рамазан аенда ифтарлар үткәреләчәк ашханә, беренче катта ир-атлар өчен 120 кеше сыйдырышлы намаз залы, шулай ук имам өчен бүлмә урнашкан. Икенче катта хатын-кызларга намаз уку өчен балкон бүленгән. Хатын-кызларга аерым керү урыны каралган. Мәчетнең гомуми мәйданы 290 квадрат метр тәшкил итә. Газ белән җылылытыла. Мәчет территориясен декоратив элементлар белән бизәлгән койма әйләндереп алган. Территориядә газон үләне чәчелгән, тротуар җәелгән, җиһазландырылган парковка каралган. Мәчет янында балалар өчен мәйданчык һәм заманча спорт комплексы бар[10]. Мәчетнең имам-хатыйбы ― Рөстәм хәзрәт Вахитов. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia