Колмакчы мәчете
Колмакчы мәчете (рус. Мечеть в с. Кулмакса Нижнекамского района Республики Татарстан) ― Татарстанның Түбән Кама районы Ялантау авыл җирлегенә керүче Колмакчы авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ТР МДН Түбән Кама районы мөхтәсибәтенә карый. Районда гамәлдәге 24нче мәчет[1]. ТарихКазан губернасы Чистай өязе Иске Чишмә волостена караган авылда 1886 елда мәчет, мәктәп булуы мәгълүм[2]. XX гасыр башында авылда Җәмигъ мәчете, мәктәп булган [3]. Мәчет каршында эшләүче мәктәп–мәдрәсәдә барысы бергә 7-14 яшьлек балалар укыган. Мәктәптә уку дүрт елга якын дәвам иткән. Гарәпчә матур итеп язарга һәм дини китапларны күчереп язарга өйрәткәннәр[4]. Мәчет ябылгач, бинасы (аның икенче катында) мәктәп итеп файдалануга бирелгән. 1961 елда авылның бер кисемендә булган янгында мәктәп (элекке мәчет) бинасы янган. Яңа чорда Колмакчы авылында мәчет 1993 елда җирле халык һәм якын-тирә хуҗалыклар акчасына төзелгән[5]. 1993 елның 15 октябрендә яңа бинада беренче Җомга намазы укылган[6]. Мәчет ачылганнан бирле биредә ремонт-төзекләндерү эшләре үткәрелмәгән. 2023 елның сентябрендә әлеге авылда туып үскән Марат Хөснулла улы Гобәев зур ремонт-төзәтү эшләрен башкарырга алына. Дуслары һәм җирле халык ярдәме белән мәчеттә намаз уку залын, имам бүлмәсен, уку сыйныфын һәм тәһарәтханәне төзекләндерә һәм җиһазлый. Ремонтланган гыйбадәт йортында Түбән Кама мэры Рамил Муллин булган, иганәче белән мәчетнең төзекләндерү эшләрен караган, намаз бүлмәсендә өйлә намазы укыган[7]. 2024 елның 26 декабрендә төзекләндерелгән мәчетне ачу тантанасы уздырылган, җәмәгать белән бергә өйлә намазы укылган[8]. Ачылышта Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, шулай ук Түбән Кама хакимияте вәкиле Р. М. Шәйдуллин, район имамнары, иганәчеләр, мәхәллә халкы һәм чакырылган кунаклар катнашкан[9]. Имам2023 елның сентябреннән мәчет имам-хатибы булып Зәйнулла хәзрәт хезмәт куйган. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia