Иске Минзәләбаш мәчете
Иске Минзәләбаш мәчете (рус. Мечеть деревни Старый Мензелябаш) ― Татарстанның Сарман районы Иске Минзәләбаш авыл җирлегенең[d] административ үзәге Иске Минзәләбаш авылында[1] 1999 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында. ТарихИске Минзәләбаш (1878 елга кадәр Бикбулат карьясе[2]) авылы 1610―1620 елларда нигезләнгән[1]. Беренче бөтендөнья сугышына кадәр 350 хуҗалыктан торган, 2 мең кеше яшәгән авылда 3 мәчет, мөәзиннәр белән бергә 9 мулла булган[3]. Беренче җәмигъ мәчетендә имамнар:
Икенче җәмигъ мәчете дин әһелләре:
Минзәләбаш авылының өченче җәмигъ мәчетен төзергә 1896 елның 24 декабрендә рөхсәт алынган. Дин әһелләре:
1914―1915 елларда сәүдәгәр Мортаза Мусин акчасына төрле зурлыктагы известьташ блоклардан бер катлы мәчет салынган[5]. МәдрәсәләрИске Минзәләбаш өч мәхәлләдән торган. Һәр мәхәлләнең үзенең мәдрәсәсе булган. Анда күпчелек крестьян балалары укыган. Авылның таза тормышлы кешеләре, сәүдәгәрләр, шулай ук муллалар үз балаларын XX гасыр башында Уфа губернасындагы мәдрәсәләрнең иң күренеклеләре рәтенә кергән[6] Бәйрәкә, Иж-Бубый мәдрәсәләренә җибәреп укыткан, аларның күбесе, укып бетергәч, үзләре мулла булган[5]. XIX гасырда авылда малайлар өчен агачтан салынган ике, таштан төзелгән бер мәдрәсә эшләп килгән. Беренчесендә Шәрип Фәезов мөгаллим булган. Икенчесен 1894 елда Шәрәфетдин Ишегулов салдырган, анда шәкертләр якын-тирәдәге Дүсем, Ләшәү-Тамак (хәзерге Сарман районы авыллары), Сөләй, Урсалабаш (хәзерге Әлмәт районы авыллары), Илбәк, Мәсәгут (хәзерге Азнакай районы) авылларыннан да килеп укыган, мөгаллимнәр булып Сәләхетдин Сабитов (Сөләйдән), Хөсәен Әхмәтҗанов (Иске Минзәләбашныкы) эшләгән. 1897 елда Насыйбулла Мусин таштан малайлар өчен мәдрәсә салдырган[5]. Аръяк мәдрәсәсендә Туйкиннар нәселеннән Шакир Туйкин укыткан. Мәдрәсәләр әүвәл кадими мәдрәсәләр булган, XX гасыр башында мәдрәсәләргә «ысулы җәдит» кертелгән, язу тану «Сәвәдхан» дигән әлифбадан башланган. Арифметикадан дүрт төрле гамәлне үзләштергәннәр. Мәдрәсәләрдә укулар кар яугач башланып, язгы ташу чорында тәмамланган. Малайлар мәдрәсәләрдә кунып яшәгән. Авыл кызлары муллаларның өендә остабикәләрдән укыган[5] Ризаэддин Фәхреддин «Асар» китабының I томында Минзәләбаш авылында җәмигъ мәчетендә имамлык иткән Вәлид бине Сәгыйдь бине Фулад бине Әмин (Вәлид ахун, 1806 елның 31 маенда вафат) турында, «Асар» китабының II томында Минзәләбаш авылында имам, мөдәррис һәм ахун булган Габделвахид бине Габделмәннан бине Аблай (1843 елның 14 ноябрендә вафат) турында язып калдырган. Габделвахид ахунның фарсы телен камил белүе, кыш көне шәкертләренең 500 булуы хәбәр ителә[7]. 1928 елда авылдагы Хафазетдин мулла мәчете (Беренче җәмигъ мәчете) бинасын авыл халкы исеменнән клуб (уку йорты) итеп үзгәртергә карар чыгарыла. Авыл халкының җыелыш карарын Татарстан АССРның Үзәк Башкарма комитеты раслый һәм клуб ачылган дип санала[5]. 1939 елда Татарстан АССР Югары Советы президиумының указы нигезендә өченче җәмигъ мәчетен ябып, мәктәп итеп файдалану өчен район башкарма комитеты карамагына тапшыралар[4]. Иске Минзәләбашның соңгы (1914―1915 елларда) төзелгән мәчете 1989 елда СССР Мәдәният министрлыгы тарафыннан республикакүләм сакланучы һәйкәлләр исемлегенә кертелгән булган[5]. Әмма авыл халкы иске таш мәчетне нигезенә кадәр сүтеп, аның янәшәсенә 1999 елда яңа мәчет салып куя. Иске таш мәчет урыны кызыл кирпеч белән әйләндереп алынган[4]. Яңа бина1999 елда ачылган яңа мәчеткә «Ихлас» исеме бирелгән. Ике катлы таш бина газ белән җылытыла, бинага су кертелгән, тәһарәтханәсе бина эчендә. Гыйбадәт залы ~200 кеше сыйдыра. Манарасы бина янәшәсендә. Имамнар:
Моны да карагызИскәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
. |
Portal di Ensiklopedia Dunia