Җәлил бистәсе мәчете
Җәлил бистәсе мәчете (рус. Мечеть пгт Джалиль), рәсми атамасы «Җирле мөселман дини оешмасы ― Сарман районы мөхтәсибәтенең Җәлил бистәсе мәхәлләсе» мәчете. Татарстанның Сарман районы Җәлил шәһәр тибындагы бистәсендә 2000 елның 31 маеннан эшләп килүче мөселман гыйбадәтханәсе (мәчет). Үзәкләшкән дини оешма ― Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карамагында. Шәһәр тибындагы бистәнең төп истәлекле урыннарының берсе. ТарихҖәлил шәһәр тибындагы бистәсендә мәчет төзелеше 1994 елда башланган, 2000 елның 31 маеннан бирле эшләп килә. Мәчет каршындагы мәдрәсә бинасы 2001 елда төзелгән, хәләл товарлар белән сәүдә итүче «Бәрәкәт» кибете 2008 елда, Ифтар бинасы 2015-2018 елларда, мәчет каршындагы мәетханә бинасы 2019-2020 елларда төзелгән. Төзелештә «Татнефть» җәмгыятенең әйдәп баручы нефть һәм газ чыгару идарәләренең берсе булган «Җәлилнефть» НГДУ матди ярдәм күрсәтә. [2]. БинаМәчет аксыл төстәге кирпечтән төзелгән. Мәчетнең бер манарасы бар. Архитектурасы буенча «манарасы түбәдә урнашкан мәчетләр» төренә керә. 2003 елда мәчеткә капиталь ремонт ясалган. 2010 елда мәчет яны территориясенә асфальт түшәлгән. 2016 елда мәчет эчендәге тәрәзәләр алыштырылган. 2019 елда намаз уку залына яңа келәмнәр алып җәелгән [3]. Моны да карагызИскәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia