Югары Суыксу мәчете
Югары Суыксу мәчете (рус. Мечеть в деревне Верхние Суык-Су Тукаевского района) ― Татарстанның Тукай районы Түбән Суыксу авыл җирлегенә[d] караучы Югары Суыксу авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. ТР МДН Тукай районы мөхтәсибәте карамагында. Тукай районында эшләп килүче 58нче мәчет[1]. Тарих1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда мәчет, мәдрәсә, 1913 елда биредә малайлар өчен мәктәп һәм кызлар өчен 2 мәктәп булган[2] 1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Уфа губернасы Минзәлә өязе Югары Суыксу авылында 640 кеше (311 ир-ат һәм 329 хатын-кыз) яшәгән, шуларның 638е мөселманнар[3]. Авылда 2010 елда 292 кеше [4], 2020 елда 436 кеше яшәгән, татарлар. 2024 елның 31 августында зур төзекләндерү эшләреннән соң мәчет яңадан ачылган. ТасвирламаБер катлы мәчетнең мәйданы ― 160 квадрат метр. Мәчет каршында дини курслар һәм ифтарлар үткәрү өчен 50-60 кеше сыйдырышлы янкорма корылган. Барлык уңайлыклар тудырылган тәһарәтханә бар. Мәчеттә ир-атларга һәм хатын-кызларга гыйбадәт кылу өчен барлык шартлар булдырылган. Югары Суыксу авылы мәчете су, газ, электр белән тәэмин итү буенча инженерлык челтәрләренә тоташтырылган, әйләнә-тирәсе матурлап тәртипкә китерелгән. Югары Суыксу авылы мәчете имам-хатыйбы Наис хәзрәт Сәйфетдинов. Тукай районы мөхтәсибәте (район имам-мөхтәсибе Тәүфик улы Инсаф хәзрәт Сәүбәнов[5]) карамагында[6]. Искәрмәләр
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia