Изге Рух иңү сарай чиркәве (Казан)
Изге Рух иңү сарай чиркәве (рус. Дворцовая церковь Сошествия Святого духа) — Казан кирмәне эчендә урнашкан православие гыйбадәтханәсе. Казансу ягыннан Сөембикә манарасына терәлеп диярлек тора. Тарих1552 елда Явыз Иван Казанны яулап алгач, урта гасырлардан билгеле булган Нургали мәчетен үзгәртеп, Кертү чиркәве (рус. Введенская церковь) буларак корылган. Вакытлар узу белән бина җимерелә башлаган. 1852-1859 елларда Россия империясе патшасы Николай I фәрманы белән янәдән торгызылган. 1768 елгы Казан шәһәре планында чиркәүнең мәчеттән үзгәртеп ясалуы күрсәтелгән булган:
БинаЧиркәү, Сөембикә манарасы кебек үк, 4 һәм 8 янлы шакмаклы өлешләрдән тора. Ләкин гади генә бизәлгән манарадан аермалы буларак, чиркәү дивары рус бароккосы стилендә эшкәртелеп, бай итеп бизәлгән. Чиркәүдән Губернатор сараена турыдан-туры керү мөмкинлеге бирүче галерея–юл салынган. Әдәбият
Моны да карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia