Җиңү паркы (Казан)
Казандагы мемориаль җиңү паркы — Казанның Яңа Савин районында, Ямашев проспекты һәм Бондаренко урамы кисешү урынында урнашкан парк. Парк мәйданы якынча 50 гектар тәшкил итә.[3] ТарихПарк 1970-елларда нигезләнгән. Сазламыкта Бөек Ватан сугышының көннәре саны буенча 1418 агач утыртылган. Мемориаль комплексы 1995 елда төзелгән. ОбъектларМемориалБөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә мемориаль комплексы мәңгелек уты әйләнәсендә урнашкан. Биредә мәрмәр такталарында ТАССРда туган Советлар Берлеге каһарманнары, Социалистик Хезмәт Каһарманнары һәм Дан орденының тулы кавалерларының исемнәре язылган. Җиңү стеласы42 метр биек Җиңү стеласы паркка Ямашев проспекты ягыннан керү яннында урнашкан. Аның битләвендә кылычлы сугышчы вә кулда бала булган Хатын-ана торалар. Стеланың очында җиңү таҗы тора. Хәрби техникасы күргәзмәсеПаркта ачык һавада Бөек Ватан сугышы дәверендәге хәрби техникасы күргәзмәсе урнашкан. Монда танклар, броньлаштырылган хәрби күзәтү-диерсион машинасы, БТР-1, БТР-2, хәбри десант машиналары, танкларга каршы артиллерия туплары, һаубицалар, үзйөрешле артиллерик җайланмалары, очкычлар, боралаклар, һ.б. техника күрсәтелгән. Аллеяләр вә һәйкәлләрПаркта теге-бу гаскәр төрләренә багышланган аллеяләр бар. Аларның бересе һәлак булган сугышчыларының тол хатыннарына багышланган. Паркның төньяк-көнчыгыш өлешендә кечкеә буа урнашкан; анда махсус асралган кәрәкәләр, карплар һәм кыр үрдәкләре бар. Галерея
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia