Бакый Урманче музее (Казан)
Бакый Урманче музее (рус. Музей Баки Урманче) — Казанда 1999 елда ачылган музей, «Казан» милли-мәдәни үзәге бүлекчәсе.
Тарих
Музей 1999 елда Татарстан Министрлар кабинеты карары буенча[1], Казанда Щапов урамында XIX гасыр ахырында төзелгән ике катлы кызыл кирпеч йортта татар һөнәри сынлы сәнгатенә нигез салучы, рәссам, график, скульптор һәм архитектор, Татарстан АССР (1960) һәм РСФСР (1982) халык рәссамы, Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1967) Бакый Идрис улы Урманче (1897—1990) истәлеген мәңгеләштерү максатында ачылган. ТасвирламаМузей мемориаль комплексны һәм сәнгать күргәзмәсен берләштерә. Б. Урманче сынлы сәнгатьтә, театр-декорация сәнгатендә, шигърияттә, публицистика һәм педагогикада зур мирас калдырган шәхес. Музейда Бакый Урманченың 70 тән артык әсәре куелган. «Б. Урманченың тормышы һәм иҗаты» экспозициясенә сынлы сәнгать, скульптура һәм графика әсәрләре кергән. Сынлы сәнгать әсәрләре: «Татарстан» триптихы, «Сабан туе» картинасы, «Шүрәле» поэмасы мотивлары буенча график эшләр һ. б. Татар мәдәнияте әһелләренең — Фатих Әмирхан, Нәкый Исәнбәт, Галимҗан Ибраһимов, Шәехзадә Бабич, Каюм Насыйри, Дәрдмәнд, Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани һ. б. — гипс һәм мәрмәрдән эшләнгән образлары (бюстлары) урын алган. Музей экспозициясендә рәссамның шәхси әйберләре белән мемориаль почмак булдырылган. Музейда, экскурсияләрдән тыш, әдәби-музыкаль кичәләр («академияләр»), тематик кичәләр, шәһәр һәм республиканың күренекле шәхесләре (рәссамнар, шагыйрьләр, музыкантлар) белән очрашулар уздырыла. Музей, ял көне булган дүшәмбедән кала, һәр көнне 10 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр ачык. Керү түләүле. Кызыклы фактБуа районы Күл Черкене (Черки-Гришино) авылында 2012 елның февралендә Б. Урманченың музей-йорты (Буа туган якны өйрәнү музее филиалы) ачылган[2]. Фотогалерея
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia