Зәй туган як тарихы музее
Зәй туган як тарихы музее (рус. Заинский краеведческий музей) — Татарстанның Зәй шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Чулман аръягы саклану сызыгы төзелү белән бәйле барлыкка килгән (1652) Зәй ныгытмасы тарихыннан башлап хәзерге заманнарга кадәр Зәй шәһәре һәм районы тарихы белән таныштыра[1]. Тарих1984 елның 30 ноябрендә Зәй шәһәр шурасы башкарма комитетының «Шәһәр тарих һәм төбәкне өйрәнү музеен төзү турында» 406нчы санлы карары чыга. Музей экспозициясенең нигезе — Зәй ныгытмасы (Зәй кирмәне, Зәй крепосте) салыну турында Зәйнең 1нче һәм интернат-мәктәбе музейларында тупланган тарихи документлар, борынгы әйберләр тупланмасы. Музейны оештыруда Т. Карпова, Т. Чернышева, В. С. Малахов, М. Голов, А. Моисеева һ. б. башлап йөри. Музейның беренче директоры — Н. Алтынник[2]. 1985 елның 8 маенда Иске Зәй бистәсендә урнашкан ике катлы кызыл кирпечтән салынган бинада җәмәгать башлангычында музей ачыла. БинаМузей бинасы — 1нче гильдия сәүдәгәре И. Н. Бекетовның 1902—1903 елларда төзеткән сәүдә (беренче кат) һәм торак (икенче кат) йорты — төбәк дәрәҗәсендәге архитектура һәм тарих һәйкәле[3]. Кызыл кирпечтән ике катлы итеп төзелгән бина. Икенче катка киң һәм текә агач баскыч алып менә. Музей бинасы (Орджоникидзе урамы, 55) каршында сәүдәгәр И. Н. Бекетовның кибете булып хезмәт иткән биналар исән-сау тора. Музейдан якынча 50 метр читтәрәк Кызыл мәйдан урамында 1826 елда корылган Хач торгызу чиркәве (рус. Крестовоздвиженская церковь) православие чиркәве һәм 2017 елда төзелгән «Билал» мәчете биналары кара-каршы урнашкан. Кызыл мәйдан урамынннан Зәй сусаклагычының яхшыртылган яр буена төшәргә мөмкин. ЭкспонатларБинаның гомуми мәйданы 281,3 кв.м., экспозиция-күргәзмә мәйданы ― 222,0 кв.м., фондлар саклау өчен мәйдан ― 21,0 кв.м. Музейда 8 күргәзмә залы бар. Музейның төп фондында (2021 елның 1 гыйнварына) 14 105 саклау берәмлеге, фәнни-ярдәмче фондта 2 074 саклау берәмлеге: экспонатлар арасында сәнгать, этнография, графика, сынлы сәнгать, нумизматика, археология, кораллар коллекциясе бар. Музейда ике даими экспозиция эшли: «Зәйнең борынгы тарихы», «Хәтер залы». «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында туган ил өчен гомерләрен биргән Зәй улларына һәм кызларына» һәйкәле (авторы - рәссам М. М. Голов) музей карамагында. ЭкскурсияләрМузей хезмәткәрләре музей залларында, Зәй буенча җәяүле, район буенча автобуста экскурсияләр үткәрә.
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia