Бакый Урманче музей-йорты (Күл Черкене)
Бакый Урманче музей-йорты (рус. Дом-музей Баки Урманче) — Татарстанның Буа районы Күл Черкене авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Буа туган якны өйрәнү музее филиалы. Күренекле татар рәссамы, сынчы Бакый Урманченың (Бакый Идрис улы Урманче, 1897—1990) тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. Тарих2012 елның 11 февралендә нараттан салынган бер катлы агач йортта ачылган. Тантанада ТР премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Г. Әхмәтов, язучылар Фоат Галимуллин, Ренат Харис һ. б. катнаша [1]. 1897 елның 23 февралендә Казан губернасы Тәтеш өязе Күл Черкене авылында (хәзер Черки-Гришино) РСФСР һәм ТАССР халык рәссамы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Бакый Идрис улы Урманче туган, бала чагын әлеге авылда уздырган. 1972 елда Урманче гаиләсенең нигезендә авыл урта мәктәбе бинасы салынган[2]. 2007 елда мәктәп диварына «Биредә танылган сынчы, рәссам, график Бакый Идрис улы Урманченың (1897 – 1990) балачагы узды» дип язылган истәлек тактаташ эленгән[3]. Музей бинасы алдында Б. Урманченың бюсты урнаштырылган. ЭкспонатларМузейда Бакый Урманче эшләреннән Нәкый Исәнбәт, Шәехзадә Бабич, Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури һ. б. сыннары урын алган. Музейга 15 сынны Бакый Урманченың улы Айдар бүләк иткән. Күргәзмәдә рәссамның шәхси әйберләре (1951 елгы рәсем дәфтәре, каләмнәр, вафат булганнан соң алынган битлеге һ. б.), акварель, гуашь белән ясалган рәсемнәре, татар халык киемнәре эскизлары, «Шүрәле», «Кисекбаш» сериясеннән рәсемнәре куелган. Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia