Азнакай туган якны өйрәнү музее
Азнакай туган якны өйрәнү музее (рус. Азнакаевский краеведческий музей) — Татарстанның Азнакай шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Музейда Азнакайның hәм район авылларының тарихы белән бәйле чыганаклар саклана.
![]() Тарих1992 елда экспонатлар җыю эше башлана. Музей 1999 елда дүрт катлы торак йортның беренче катында (янкормада) ачыла. Музейга нигез салучы — Гөлсем Кәрәм кызы Хисамиева (1958), культурология кандидаты. 2013 елда Азнакай районы башкарма комитеты музей өчен яңа бина төзү турында карар чыгара. 2014 елның июль аенда төзелеш эшләре башлана. 2016 елның гыйнварында музей «Татнефть» АҖ ярдәме белән бүрәнәдән салынган ике катлы яңа бинага күчә. Яңа бинаны ачуда ТР премьер-министры И. Ш. Халиков катнаша[1]. 2016 елның августында музей белән ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов таныша[2]. Музейның төп юнәлеше — фәнни-эзләнү эшләре. 1970—1980 елларда археолог Е. П. Казаков, археограф, фән докторы М. И. Әхмәтҗанов районның тарихи hәйкәлләрен өйрәнәләр. 1998—2000 елларда экспедицияләр уздырыла. 2013 һәм 2015 елларда археолог А. Ә. Борһанов музейга экспонатлар тапшыра[3]. ЭкспонатларМузейның гомуми мәйданы 520 кв. м. Музей фондларында XIX-XX гасырларга караган 7 меңнән артык экспонат саклана. Аларның бер өлеше «Археология, төбәк табигате», «Этнография һәм район кәсепләре», «1930-1960 елларда район тарихы. Бөек Ватан сугышы», «Сугыштан соңгы район тарихы. Танылган якташлар», «Төбәктә карамай табу тарихы» исемле экспозицияләрдә урын алган. Күргәзмә залларының тематикасы авыл хуҗалыгы, нефть сәнәгате hәм танылган кешеләр белән бәйле. Беренче зал – «Азнакайга нигез салынган чордан алып…» — район авыл хуҗалыгы үсешенең тарихы hәм бүгенге уңышлары белән таныштыра. Икенче залда — «Район - нефть hәм газ төбәге» — нефть һәм газ чыгару, аларны эшкәртү этаплары яктыртыла. Өченче зал — «Синең кешеләрең, Азнакай!» — танылган азнакайлыларның тормыш юлы, хезмәте, иҗаты турында сөйли. Экскурсияләр
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia