Ярослав Һашек музее
Ярослав Һашек музее, Ярослав Һашекның әдәби-мемориаль музее (рус. Литературно-мемориальный музей Ярослава Гашека (в Бугульме), чех. Literární pamětní muzeum Jaroslava Haška) — Татарстан АССР (1991 елдан Татарстанның) Бөгелмә шәһәрендә 1966 елдан эшләп килүче дәүләт карамагындагы мәдәният оешмасы (музей). ТР милли музее бүлекчәсе. Чех язучы-сатиригы, «Гаярь гаскәри Швейк маҗаралары» (чех. Osudy dobrého vojáka Švejka za světové války, рус. Похождения бравого солдата Швейка) (cs) романы авторы Ярослав Һашекның (Jaroslav Hašek) (1883-1923) Русиядәге бердәнбер музее. БинаМузей урнашкан бер катлы агач йорт (Бөгелмә, Совет урамы һәм Я. Һашек урамы чаты) XIX гасыр ахырында сәүдәгәр Р.Н. Нижерадзе тарафыннан торак йорт буларак салына. Үзе дә гаиләсе белән 1918 елга кадәр шул йортта яши. 1918 елда шәһәр үзәгендә урнашкан әлеге йортта Бөгелмә хәрби комендатурасы урнаша. Ватандашлар сугышыннан соң, 1966 елга кадәр, бу бинада шәһәрнең төрле хуҗалык оешмалары урнаша. 1966 елның 15 гыйнварында бинада Ярослав Һашекның әдәби-мемориаль музее ачыла. Әлеге музей нигезендә Я. Һашек исемендәге Бөгелмә сатира музеен төзү күздә тотылган. Тарих
1918 елның октябрендә Бөгелмәгә Көнчыгыш фронтның 5нче армиясе сәяси агитаторы Ярослав Һашек килә. 1918 елның 16 октябрендә аны шәһәрнең хәрби коменданты Иван Дмитрий улы Широковның ярдәмчесе итеп билгелиләр. Аның вазифасына Бөгелмә аркылы фронтка транспорт уздыру, кызыл гаскәриләрне фатирларга урнаштыру, тимер юл вокзалын һәм корал складларын саклауны оештыру керә. Бөгелмәдә торган 2,5 ай вкыт эчендә «Гаярь гаскәри Швейкның юл маҗаралары» романы бүлекләрен һәм «Мин ничек Бөгелмә коменданты булдым» китабын яза[1] КүргәзмәләрМузейда мемориаль бүлмә һәм 3 экспозиция залы бар. Вакытлы күргәзмәләр махсус күргәзмәләр залында уза. Экскурсияләр
Кызыклы экспонатлар
ФондларМузей фондларында 2,5 мең берәмлек әйбер саклана. Аларның күпчелеген Я. Һашек әдәби әсәрләре: дөнья халыклары телләренә тәрҗемә ителгән «Гаярь гаскәри Швейкның юл маҗаралары» романы, хикәяләр, фельетоннар һәм башкалар тәшкил итә. Музей фондында сынлы сәнгать, скульптура, нумизматика, этнография предметлары да бар. Музейның Я. Һашекның Чехиядә яшәүче оныгы һәм оныгының баласы белән элемтәсе нәтиҗәсендә, музей фонды Чехиядән килгән яңа экспонатлар белән тулыланды. Музей ел саен 6,5 мең кешегә хезмәт күрсәтә, алар арасында Бөгелмәдә яшәүчеләр генә түгел, Русиянең башка шәһәрләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән килүчеләр дә бар. Сылтамалар
Моны да карагыз
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia