Тәтеш балык тоту тарихы музее
Тәтеш балык тоту тарихы музее - Татарстанның Тәтеш шәһәрендә урнашкан Тәтеш төбәге тарихы музее филиалы, Рәсәйдә бу темага караган бердәнбер мәдәни-белем бирү үзәге. ТарихыМузейның барлыкка килүе 1921 елда Иделдә җирле балыкчылар тарафыннан 960 килограммлы кырпы балыгын тотуга бәйле. Балыкның үзен ашап бетерәләр, тик балыкчылар бригадасының, кырпыны өч агач мичкә өстенә куеп, аның янында төшкән фотосурәте истәлеккә кала. ЭкспонатларБалык тоту тарихы музее комплексына 1) төп экспозиция урнашкан XIX гасыр азагы архитектура һәйкәле булган төп бина, 2)«Чуртан кушуы буенча» хәрчүәнәсе, 3) интерактив мәйданчыклар ("Балыкчы йорты", "Балык хуҗалыгы", "Балык тоту остаханәсе", "Балык табыны", "Тәтештән истәлеккә", кораб-беседкалы сулык) керә. Музей экспозициясе башлыча чын экспонатлардан төзелгән. Барлыгы 3 меңнән артык экспонаты бар Алар арасынды безнең эрага кадәр 100-200 миллион ел элек планетабызда яшәгән кешеләрнең җәсәдләре – аммонитлар, белемнитлар, ихтиозавр скелеты һәм башкалар. Макет композицияләре Тәтешнең барлыкка килүен күрсәтә, бурлаклар чорына чумарга һәм аларның авыр хезмәтен тоярга мөмкинлек бирә. Экскурсияләр"Борынгыдан бүгенге көнгә кадәр"; «Идел буенда елга янында яшәгән балыкчылар» интерактив театральләштерелгән экскурсион программа. Чыганакларhttp://rt-online.ru/p-rubr-kult-10119862/ 2021 елның 28 гыйнвар көнендә архивланган. https://tatcenter.ru/news/v-tetyushah-otkryli-pamyatnik-pyatimetrovoj-beluge-foto/ https://www.culture.ru/institutes/45494/muzei-istorii-rybolovstva https://tetushi.tatarstan.ru/muzey-istorii-ribolovstva.htm 2021 елның 29 гыйнвар көнендә архивланган. |
Portal di Ensiklopedia Dunia