Бөек Ватан сугышы һәм Туган якны өйрәнү музее (Сарман)
Сарманның Бөек Ватан сугышы һәм Туган якны өйрәнү музее (рус. Сармановский музей Великой Отечественной войны и краеведения) — Татарстанның Сарман районы үзәге Сарман авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). 2006—2009 елларда — Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы. Төбәктә яшәүче татарларның, шул исәптән керәшеннәрнең, русларның көнкүреше, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыра.
ТарихМузейга 2006 елда Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы - Сарманның туган якны өйрәнү музее буларак нигез салына. 2009 елда исеме «Бөек Ватан сугышы һәм Туган якны өйрәнү музее»на үзгәртелә, юридик зат булып теркәлә, үз уставы буенча эшли башлый. 2010 елның 9 маенда, Бөек Җиңүнең 60 еллыгын һәм Сарман районы оешуның 80 еллыгын бәйрәм иткәндә яңартылган бинаның яртысында (элекке район пионерлар йорты) рәсми рәвештә ачыла. ТасвирламаМузей фондында 2 223 саклау берәмлеге. 315 саклау берәмлегеннән торган бай этнографик коллекция. Экспозиция мәйданы — 95 кв. м. Күргәзмәләр төбәкнең тарихы, район үсеше, Сарман җиренең үзенчәлекләре, табигый байлыклары белән таныштыра. Сарман янындагы «Бакыр базы» туристлар комплексын карау да музей вазифасына керә[1]. Сугыш ветераннарына һәм тыл батырларына, Сарманның күренекле кешеләренә багышланган күргәзмәләр, район конкурслары, мастер-класслар үткәрелә. Сарман символикасы төшерелгән сувенирлар сатып алу мөмкинлеге булдырылган. Музей үзенең эшчәнлеген ике юнәлештә алып бара: Бөек Ватан сугышы һәм Туган якны өйрәнү. Экспозицияләр дүрт залда: Сугышчан Дан залы, Хезмәт Даны залы, Туган якны өйрәнү залы, Мәгълүмати-күргәзмә залларында урнашкан. ТР милли музее, «Казан Кремле» тарихи-музей тыюлыгыннан күчмә күргәзмәләр килеп тора. Күпчелек күргәзмәләр үз фонды экспонатларыннан оештырыла. Экспозициядә күпсанлы фотолардан торган стенд, алман солдатының җир астында ятып күгәргән тишек каскасы, штык-пычак, котелок, гильзалар, автомат, пулемет, сугыш чорына караган хәрби киемнәр, фронт хатлары, фронтовиклар хакындагы истәлекләр һ. б. күрсәтелә. Советлар Берлеге Каһарманы Александр Казаковка аерым стенд багышланган. Экскурсияләр
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia