Илсур Һадиуллин
Илсур Гәрәй улы Һадиуллин (рус. Ильсур Хадиуллин яки рус. Хадиуллин Ильсур Гараевич, 1964 елның 18 октябре, Татарстан АССР, Балык Бистәсе районы, Таулар) — Татарстанның мәгариф эшлеклесе, педагогика фәннәре кандидаты, доцент. РФ гомуми белеменең мактаулы хезмәткәре (2002), Татарстанның атказанган укытучысы (2010). 2017 елның декабренә кадәр Казан шәһәре башкарма комитетынының мәгариф идарәсе башлыгы[1], 2020 елның 19 сентябреннән Татарстан мәгариф һәм фән министры (2018—2020 елларда министрның беренче урынбасары). Педагогика һәм социаль фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы. Тәрҗемәи хәле1964 елның 18 октябрендә Татарстан АССР Балык Бистәсе районы Таулар авылында туган. Әтисе — зоотехник, әнисе — башлангыч сыйныфлар укытучысы. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ике генә имтихан тапшырып, пединститутның химия-биология факультетына укырга керә. Бер курсны тәмамлауга, хәрби хезмәткә алына. «Биология һәм химия укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган (1989), педагогика фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган. Хезмәт юлы
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Шәхси тормышыӨйләнгән. Хатыны Нәсимә, укытучы. Улы Рушан ― икътисадчы, икътисад фәннәре кандидаты, кызы Камилә – телләр буенча белгеч, инглиз, француз телләреннән укыта[5]. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Шулай ук карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia