Ринат Садыйков (1986)
Бу ТР министры турында мәкалә, Мәскәү спортчысы турында биредә укыгыз Ринат Наил улы Садыйков (рус. Ринат Садыков яки рус. Садыков Ринат Наилевич, 1986 елның 18 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстанның сәяси эшлеклесе. 2023 елның гыйнварыннан — Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры. [1] Россия Федерациясе Президентының талантлы яшьләргә ярдәм итү премиясе лауреаты (2006). Тәрҗемәи хәле1986 елның 18 мартында Казан шәһәрендә туган. 2008 елда «физика һәм информатика» белгечлеге буенча Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын, 2014 елда Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар хәзерләү буенча дәүләт программасы буенча Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган. 2015 елда Япониядә «Мәгълүмати технологияләрне кулланышка кертү һәм шәһәр инфраструктурасы» программасы (акыллы шәһәр технологияләре — Smart City) буенча, 2016 елда Һиндстанда БРИКС илләренең гуманитар миссиясе кысаларында стажировка үткән. Инглиз телен камил белә. Хезмәт юлы2008―2009 елларда ― «Казан студентлар хезмәт отрядлары үзәге» яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе. 2009 елның феврале―мае ― Казанның А. Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә яшьләр эшләре буенча белгеч. 2009―2018 елларда ― «Республика студентлар хезмәт отряды үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры. 2018―2021 елларда ― Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары. Ведомствоның барлык финанс-хуҗалык эшчәнлеге, капиталь ремонт программалары, яңа яшьләр объектларын төзү, яшь гаиләләр, балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру мәсьәләләре, шулай ук студентларның хезмәт отрядлары эшчәнлеге юнәлешләрен алып бара. [2] 2021 елның октябреннән 2023 елның гыйнварына кадәр ― Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары. [3] 2023 елның гыйнварыннан ― Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры. [4] Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia