Талия Миңнуллина
Талия Илгиз кызы Миңнуллина (рус. Талия Минуллина яки рус. Минуллина Талия Ильгизовна, 1985 елның 24 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстан Җөмһүриятеның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе (2014 елның 17 октябреннән). Тәрҗемәи хәле1985 елның 24 апрелендә Казан шәһәрендә туган. Әтисе Илгиз Миңнуллин РФ ФСБсының ТР буенча идарә башлыгы урынбасары, 2010 елга кадәр ТР буенча ФСКН җитәкчесе булган[1]. Талия Илгиз кызы «Чит ил теле» белгечлеге буенча Татар дәүләт гуманитар-педагогик университетын тәмамлаган (2007). MBA программасы буенча магистрлык курсын (Бөекбритания, 2013), Сколковода һөнәри яңадан әзерләү программасын (2014, Мәскәү) үтә. Хезмәт юлы2007—2010 елларда — Татарстан Республикасының икътисад һәм сәнәгать министрлыгында (2007 елдан Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы): җыелма инвестицион эшчәнлек бүлегенең беренче разрядлы өлкән белгече, әйдәп баручы консультанты, әйдәп баручы киңәшчесе, бүлек мөдире. 2010—2012 елларда — ТР Президенты карамагындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментында: квалификацияне күтәрү секторы мөдире, 2012—2014 елларда — дәүләт хезмәте үсеше бүлегенең мөдире. 2014 елның 17 октябреннән — Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе[2]. Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia