Андрей Кузьмин (1969)
Андрей Кузьмин, Андрей Владимир улы Кузьмин (рус. Андрей Владимирович Кузьмин, 1969 елның 28 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — журналист, «Татарстан 24» телеканалы җитәкчесе, ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе (2010―2015), «Татмедиа» АҖ генераль директоpы (2015—2019). ТР атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре (2014). Тәрҗемәи хәле1969 елның 28 июнендә Казанда туган. Санкт-Петербургта Төньяк-Көнбатыш дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган (2005). 1987—1989 елларда Совет Армиясендә хезмәт иткән. Хезмәт юлы1995—2004 елларда — Казанның «Эфир» телеширкәтендә: корреспондент, яңалыклар хезмәте мөхәррире, яңалыклар хезмәте директоpының төбәкләр белән бәйләнеш буенча урынбасары, телевизион хезмәт директоpының «Республика» программасы буенча урынбасары. 2004—2005 елларда — «ПаркСтройИнвест» (Казан) генераль дириктыpы. 2005—2006 елларда — ТР мәдәният министры урынбасары. 2006—2010 елларда — ТР министрлар кабинеты матбугат хезмәте җитәкчесе. 2010—2015 елларда — ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе. 2015—2019 елларда — «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоpы[1]. 2019 елдан 2021 елга кадәр ― «РБК-Татарстан» басмасының баш мөхәррире. 2021 елдан ― «Татарстан 24» телеканалы ЯАҖ җитәкчесе[2]. Татар-информда «Галстуксыз гына интервью» (рус. Интервью без галстука) программасын әзерләп алып бара[3]. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаилә хәлеӨйләнгән, улы һәм кызы бар. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia