Ләйлә Фазлыева
Ләйлә Ринат кызы Фазлыева (рус. Лейла Фазлыева яки рус. Фазлыева Лейла Ринатовна, 1975 елның 29 мае, Кыргыз ССР, Чуй өлкәсе, Кант районы, Кант бистәсе) — сәясәтче, 2018 елның 20 февраленнән Татарстан премьер-министры урынбасары. 2014-2018 елларда ТР Президенты ярдәмчесе. Тәрҗемәи хәле1975 елның 29 маенда Кыргыз ССР Чуй өлкәсе Кант (1998 елдан Ысык-Ата) районы Кант бистәсендә (1985 елдан шәһәр) туган. «Филолог. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган (1997). 1996-2004 елларда Казанның Совет районы 126нчы урта мәктәбе рус теле укытучысы, директор урынбасары. 2004-2007 елларда Казанның Совет районы 15нче мәктәп директоры. 2007-2011 елларда Казанның Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары. 2011-2014 елларда Казан шәһәре башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары. 2014 елның октябреннән 2018 елның 20 февраленә кадәр ТР Президенты ярдәмчесе. 2018 елның 20 февраленнән ТР премьер-министрының социаль өлкәне (мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният) багучы урынбасары. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Сылтамалар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia