Тимур Сөләйманов (1987)
Тимур Сөләйманов, Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов (1987 елның 4 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстанның сәяси эшлеклесе. 2021 елның 11 сентябреннән 2022 елның декабренә кадәр — Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры.[1] 2022 елның декабреннән ― Татарстан Президенты ярдәмчесе ― Гомумроссия «Алдынгылар хәрәкәте» балалар-яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе рәисе.[2] Тәрҗемәи хәле1987 елның 4 гыйнварында Казанда туган. Әтисе – Җәүдәт Сөләйманов,галим, техник фәннәр докторы (2000), КФУ профессоры (2001), шагыйрь. Казан дәүләт университетының икътисад факультетын (2009), Гранада университетыныңикътисад факультетын (2007, Испания), КФУ Идарә һәм территориаль үсеш институтының аспирантурасын (2012 ел) тәмамлаган. Инглиз, испан, алман телләрен белә. Хезмәт юлы2008—2009 елларда — «Сәләт» яшьләр үзәге ДУ яшьләр белән эшләү буенча белгече. 2010—2014 елларда — «ТР Студентлар лигасы» ТЯИО Президенты. 2014—2018 елларда — «Сәләт» РЯИФ башкарма директоры. 2018—2021 елларда — Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары.[3] 2021-2022 елларда — Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры.[4] 2022 елның декабреннән ― Татарстан Президенты ярдәмчесе ― Гомумроссия «Алдынгылар хәрәкәте» балалар-яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе рәисе.[5] Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia