Сания Исмәгыйлева (укытучы)
Сания Исмәгыйлева, Сания Гата кызы Исмәгыйлева (1932 елның 20 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Бондюг районы, Турай ― 2020 елның 13 июне, РФ, ТР, Алабуга) — Казан федераль университетының Алабуга институты татар филологиясе кафедрасы профессоры, доцент (1972), педагогия фәннәре кандидаты (1968), күп санлы дәреслекләр авторы. РСФСР халык мәгарифе алдынгысы (1970), Татарстан АССР атказанган укытучысы (1988), РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре (1998). Тәрҗемәи хәле1932 елның 20 июлендә Татарстан АССР Бондюг (хәзерге Менделеевск) районы Турай авылында туган. Бондюг эшчеләр бистәсе урта мәктәбенең 7 классын (1947), Алабуга педагогия училищесын (1951) тәмамлаган. 1951―1955 елларда Чуаш АССР Шомырша районы Өч Балтай авылы җидееллык мәктәбендә башлангыч сыйныф балаларын укыткан[1]. «Татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча Алабуга дәүләт педагогика институтының филология факультетын тәмамлаган (1960). Казан дәүләт педагогия институтында «Татар мәктәбендә туган телне укытканда белем бирү һәм тәрбиянең бердәмлеге» темасына педагогика фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (1968). Хезмәт юлы1960―1961 елларда Алабуга дәүләт педагогика институтында лаборант булып эшләгән. 1961―1967 елларда ― Татарстан АССР Әлмәт районы Иске Михайловка сигезьеллык мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы. 1964―1968 елларда ― РСФСР Мәгариф министрлыгы каршындагы Милли мәктәпләр фәнни-тикшеренү институтының читтән торып уку бүлеге аспиранты. 1967―2012 елларда ― Алабуга дәүләт педагогика институтының педагогика һәм психология, аннары татар филологиясе кафедраларында ассистент, өлкән укытучы, доцент һәм профессор вазифаларында эзлекле рәвештә эшләгән. Татар әдәбиятын укыту теориясе һәм методикасы фәненнән укыта[1]. 2012 елда гына лаеклы ялга киткән[2]. 2020 елның 13 июнендә 88нче яшендә Алабугада вафат булган[3] ХезмәтләреФәнни эшчәнлегенең юнәлеше ― татар әдәбиятын укытуның актуаль проблемалары. 240 лап фәнни хезмәте басылган, шул исәптән 12 укыту-методик әсбап, 20 монография. Югары уку йортында 43 ел эшләү дәверендә «Рус телле укучыларга татар телен укыту методикасы», «Татар халык педагогикасы нигезләре», «Татар әдәбиятыннан класстан тыш эшләр», «Мәктәптә әдәби текстларны анализлау ысуллары», «Югары уку йортында язма эшләрне башкару методикасы», «Татар әдәбиятында укытучы образы» кебек махсус курслар әзерләп алып бара. 10 китап, 1 җыентык, 32 методик кулланма һәм кулланма, шулай ук татар теле һәм әдәбияты студентларына һәм укытучыларына ярдәм итү өчен журналларда һәм җыентыкларда 213 мәкалә (шул исәптән 60 рус телендә), биш повесть һәм хикәяләр җыентыгы авторы. Соңгы елларда таланты яңа яклары белән ачыла: нәфис прозасының җиде китабын чыгара, «Университетский Парнас» әдәби альманахы белән хезмәттәшлек итә[3]. Китаплары
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia