Мирза Таһиров
Мирза Таһиров, Мирза (Мирзаҗан) Каюм (Габделкаюм) улы Таһиров (01.08.1909, РИ, Сембер губернасы, Буа өязе, Яңа Чокалы — 05.05.1976, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әлмәт) — укытучы, Бөек Ватан сугышында катнашкан яугир, 1938 — 1970 елларда Әлмәт шәһәренең 1нче санлы мәктәбе укытучысы һәм директоры. Татарстан АССР атказанган укытучысы. Тәрҗемәи хәле![]() 1909 елның 1 августында Сембер губернасы Буа өязе (хәзерге ТР Чүпрәле районы) Яңа Чокалы авылында мулла гаиләсендә туган. Шәҗәрәсе: Мирзаҗан ибн мелла Габделкаюм ибн мелла Таһир ибн мелла Әбелхәер ибн мелла Баязит ибн мелла Мостафа ибн мелла Бәшир. Башлангыч белемне үз әтисеннән алгач, Буада «Нурия» мәдрәсәсендә, Буаның рус-татар мәктәбендә укый. Ата-бабадан калган, күп туганнары алган һөнәрне — укытучылык һөнәрен сайлый. Әлмәт районы Әлмәт авылының (1952 елдан штб, 1953 елдан шәһәр) җидееллык мәктәбендә география укыткан җиреннән Бөек Ватан сугышына китә. Авыр яралана, сугыштан сыңар күз, баш миендә алынмаган ядрә кыйпылчыгы, тыңламаган аяклар белән кайта. Сугыштан кайтканда хатыны һәм төпчек улы вафат булган була. Яңа гаилә кора. 1945 елдан 1970 елга кадәр, лаеклы ялга киткәнче Әлмәт шәһәренең 1нче санлы мәктәбендә хезмәт итә, соңгы 30 елын директор вазифасында була. Мәктәп республика күләмендә дан казана. 1960 елда укытучыларның I Бөтенсоюз съездында катнаша. Никита Хрущев кулыннан Ленин ордены алып кайта. Берничә мәртәбә Әлмәт шәһәр советы депутаты булып сайлана. Укыткан укучылары арасында — академик Индус Ризак улы Таһиров[1] (фамилиядәш). ГаиләсеӘтисе — Каюм Таһир улы (? - 1917), мулла, әнисе — Нәгыймә Сөнгатулла кызы, остабикә. Ун туганы була. Хәтер![]()
Искәрмәләр
Әдәбият
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia