Илдус Заһидуллин
Илдус Заһидуллин, Илдус Котдус улы Заһидуллин (1963 елның 1 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Балтач районы, Яңгул) — тарихчы галим, тарих фәннәре докторы (2007), доцент (2008); Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында өлкән фәнни хезмәткәр һәм урта гасыр тарихы (1998-2014), яңа тарих (2014-2021) бүлекләре мөдире. 2021 елдан «Гасырлар авазы» фәнни журналыгың баш мөхәррире [1]. Тәрҗемәи хәлеЗаһидуллин Илдус Котдус улы 1963 елда туган. 1985 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый. 1992 елда «Казан губернасының татар крестьяннары XIX гасырның икенче яртысында (60-90 нчы елларда)» дигән темага диссертация яклап тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәсен ала. 2007 елдан ― тарих фәннәре докторы.[2] Диссертация темасы: «Россиянең һәм Себернең Европа өлешендә исламның хәле XVIII гасыр урталарында - XX гасыр башында: ислам гыйбадәте һәм мәчетләр» 1992—1998 елларда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында фәнни хезмәткәр булып эшли. 1998―2014 елларда ― Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тарих институтында урта гасыр тарихы бүлеге мөдире. 2006 елдан Россия ислам университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы.[3] 2014―2021 елларда ― Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа тарих бүлеге мөдире. 2021 елдан ― «Гасырлар авазы» фәнни журналының баш мөхәррире. Фәнни мәнфәгатьләр өлкәсеУрта Идел буеның аграр тарихы, татар милли-азатлык хәрәкәте, Идел-Урал төбәгендә православие-ислам мөнәсәбәтләре, Россия империясендә ислам институтлары, Казан тарихы, Россия империясендә татарларның хокукый хәле, туган якны өйрәнү, татар-мөселман мәдәнияте архитектурасы тарихы, инкыйлабка кадәрге Россиядә мөселман мәхәлләләренең һәм башка ислам институтларының эшчәнлеге. Татарстан Республикасы Президентының 2016 елның 05 февралендәге ПУ-103 номерлы Указы белән «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале белән бүләкләнде. Фәнни мәктәбе бар, 9 аспирант диссертация яклаган.[4] Бүләкләре, мактаулы исемнәреИскәрмәләр
Чыганаклар
Тышкы сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia