Айдар Беляев
Айдар Рәис улы Беляев (1965 елның 11 декабре, Казан, РСФСР, СССР) — спортчы (автомобиль спорты), Россиянең халыкара дәрәҗәле спорт остасы (1997), Россия Федерациясенең дәүләт премиясе иясе (2000), Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре (2011). 1991—2018 елларда «КАМАЗ-Мастер» такымы штурманы[3]. Тормыш юлыАйдар Беляев 1965 елның 11 декабрендә Казанда туа. 1989 елда А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетын тәмамлый. 1991 елда Айдар Беляев «КамАЗ»да фәнни-техник үзәкнең махсус техника департаменты инженер-конструкторы вазыйфасында эшли башлый. Хезмәт эшчәнлеге башланганнан бирле Кама йөк машиналарын халыкара ярышларга әзерләү белән шөгыльләнә башлый. Аннары магистраль тягачларда шоссе-боҗра узышлары буенча Аурупа чемпионатында катнашкан команданы җитәкли. 1994 елдан соң КамАЗдагы спорт тормышы тулысынча халыкара ралли-марафоннарга әзерләнү һәм анда катнашу ягына үзгәрә. Беляев бу юнәлештә актив эшли башлый. Хезмәттәшләре белән бергә ул спорт машиналарын булдыру белән шөгыльләнә. «Париж-Мәскәү-Улан-Батор-Пекин» маршруты буенча «Мастер-ралли-95» халыкара ралли-марафонында ул техник хезмәт күрсәтү төркеме җитәкчесе буларак чыгыш ясый. 1996 елдан экипаж штурманы сыйфатында чыгыш ясый һәм навигациядә үзенең югары осталыгын күрсәтә. 2002 елда Айдар Беляев катнашында КамАЗ-4911 EXTREME спорт автомобиленең яңа моделе төзелә. КамАЗ-4911да «КАМАЗ-мастер» командасы юлдан тыш ралли буенча дөнья кубогы һәм Дакар узышлары ярышларында алдагы этапларда да җиңү яулый. Хәрби экипаж штурманы буларак Айдар Беляев «Телефононика-Дакар 2003» трансконтиненталь супермарафонының бакыр призёры, 2004 елда әлеге ярышларның көмеш призёры, шулай ук авторалли буенча дөнья Кубогы этапларында күп тапкырлар призёр һәм җиңүче була. Бүләкләр
Искәрмәләр
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia