Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе
Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе (рус. заслуженный машиностроитель Республики Татарстан, ингл. Merited Machine-Builder of the Republic of Tatarstan) — Татарстан Республикасы дәүләт бүләге, мактаулы исемнәренең берсе. 1980 елның 12 сентябрь көнендә булдырылган. Татарстан Рәисе (1991 елга кадәр — ТАССР ЮШ Президумы) тарафыннан бирелә. Бүләкләнүчеләр саны — 431 кеше (1997),[2] 1009 кеше (1.01.2015). Бүләкләнү нигеземашина төзелеше предприятиеләренең, берләшмәләренең, учреждениеләренең һәм оешмаларының машина төзелеше өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче югары профессиональ эшчеләренә, инженер-техник һәм фәнни хезмәткәрләренә җитештерү бурычларын үтәүдәге, яңа техника, технология эшләүдәге һәм гамәлгә кертүдәге, продукция сыйфатын яхшыртудагы, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүдәге, җитештерүнең югары нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итүдәге казанышлары өчен бирелә.[3] Ияләре
ИскәрмәләрСылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia