Шәриф Камал исемендәге әдәби премия
Шәриф Камал исемендәге әдәби премия (рус. Литературная премия имени Шарифа Камала) ― 2020 елдан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татар китабы йорты гамәлгә куйган премия. [1] Әлеге бүләккә тәкъдим ителүченең Язучылар берлеге әгъзасы булмавы һәм конкурска тәкъдим ителгән әсәрләрнең моңарчы беркайда да басылмаган булуы шарт. ![]() ТарихШәриф Камал исемендәге әдәби премия 2020 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2020 елның 26 ноябрендә чыгарган 897нче санлы приказ белән расланган Нигезләмә буенча гамәлгә куелган.[2] Әлеге Нигезләмә буенча, 2020 елда Премиянең гамәлгә куючысы итеп Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, оештыручылары итеп Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татар китабы йорты билгеләнгән. 2022 елда премияне алу өчен бәйге Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла. Татарстан Республикасы Милли музее ― гамәлгә куючы һәм әлеге музейның филиалы Татар китабы йорты ― оештыручы. Бәйге турында Нигезләмә Татарстан Республикасы Милли музее буенча 2022 елның 25 октябрендә кабул ителгән приказ белән расланган. [3] Максаты![]() Үз чорының яшь язучылары өчен әдәбият аксакалы булган һәм күпләргә әдәби хезмәткә фатиха биргән язучы, драматург һәм тәрҗемәче Шәриф Камалның (1884—1942) исемен мәңгеләштерү, иҗат мәйданына килүче яшьләрне барлау һәм күтәрү, мәктәп укучылары, студентлар, эшче яшьләр арасыннан проза һәм тәрҗемә өлкәсендә үзләрен сынап караргы теләүче яңа авторлар эзләп табу. [4] 2022 елда Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә татар телендәге кече һәм урта жанрдагы проза әсәре (күләме 20000 тамгага кадәр хикәя, новелла; күләме 40000 тамгага кадәр зур булмаган повесть, нон-фикшн жанрындагы әсәр) яки Шәриф Камалның «Ата» хикәясенең [5] инглиз, алман яки төрек телләренә тәрҗемәсе юнәлешендә үзләрен сыный торган яшь авторлар (мәктәп укучылары, студентлар, яшь авторлар) дәгъва итә ала. СтатусПремиягә 14 — 30 яшьлек Язучылар берлеге әгъзасы булмаган яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр дәгъва итә. Проза (Чәчмә әсәр) юнәлешендә күләме 20000 тамгадан артмаган хикәя яки новеллалар, яисә күләме 40000 тамгадан артмаган повесть яисә «нон-фикшн» стилендәге проза әсәрләре кабул ителә. Тәрҗемә юнәлешендә Шәриф Камалның хикәясен (2022 елда ― «Ата» хикәясе)[1] инглиз, алман яисә төрек теленә тәрҗемәләре кабул ителә. 2022 елда ике номинация (проза, тәрҗемә) һәм ике яшь (14-20, 21-30 яшьлекләр) категориясендә барысы дүрт премия тапшырыла. Һәр премиянең күләме — 50 000 сум.[6] Җиңүчеләрне Конкурс комиссиясе билгели. 2022 елга комиссия составы – Разил Вәлиев (рәис), Галимҗан Гыйльманов (урынбасар), Ландыш Әбүдәрова, Нәбирә Гыйматдинова, Дания Заһидуллина, Илсөяр Иксанова, Марат Кәбиров, Алия Кәримова, Светлана Тахтарова (ф.ф.д.), Эльмира Хәбибуллина (ф.ф.к.), Ленар Шәех, Луиза Янсуар (әлеге премияне гамәлгә кую идеясе белән чыгучы[7]). Җиңүчеләргә Почетлы лауреат дипломы һәм премия тапшырыла. Лауреатларны бүләкләү Ш. Камалның туган көнендә ― 27 февральдә Татар китабы йортында (Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры, Казан, Островский урамы, 15) уздырыла. [8] Лауреатлар
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia