Ландыш Әбүдәрова
Ландыш Әбүдәрова (ире фамилиясе буенча Фәизова, 1980 елның 12 ноябре) ― «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе. Тәрҗемәи хәлеӘбүдәрова Ландыш Роберт кызы 1980 елның 12 ноябрендә[1] Актаныш районы Карт авылында туа. Татар Суыксуы урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт университетының Татар филологиясе һәм тарихы факультетында белем ала. Университетны тәмамлагач, 2003 елда Уфага күчеп китә. Анда «Кызыл таң» газетасында хәбәрче, бүлек мөхәррире булып эшли. 2010 елда Казанга кайтып, хезмәт юлын “Азатлык" радиосында дәвам итә. «Идел», «Сөембикә» журналларында бүлек мөхәррире вазифаларын башкара. 2019 нчы елның май аеннан “Казан утлары” журналының җаваплы сәркатибе. Әдәби иҗатка студент елларында ук килә. Республика вакытлы матбугатында журналистик язмалары белән дә, шигырьләре һәм хикәяләре белән дә даими күренеп тора. Аның "Мандариннар", "Октябрь һәм бәләкәй тылсымчы" китаплары чыккан. 15 елга якын иҗат итә. 2020 елда Казан дәүләт университетында аспирантура тәмамлый. Китаплары
Шәхси тормышыИре Илдар белән ике кыз тәрбиялиләр: Зөлфия, Әдилә. Сухая Рекада үз йортлары белән яшиләр[2]. Искәрмәләр
Чыганаклар
Тышкы сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia