Мәхмүт Рәфыйков
Мәхмүт Рәфыйков (Мәхмүт Мөхәммәтҗан улы Рәфыйков) – кинооператор, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (1992), «Ника» премиясе лауреаты (2011). Юрий Гагаринның 1961 елның 12 апрелендә җиһаннан җиргә әйләнеп кайтуын кинога төшергән. Тәрҗемәи хәле1924 елның 1 мартында Уфада туган. Татар. Бөек Ватан сугышы елларында авиация заводында эретеп ябыштыручы булып эшли. Кичке мәктәпне тәмамлагач, Уфа авиация институтына укырга керә. Озакламый Мәскәү авиация институтына күчеп, башкалага китеп бара. КинематографияБервакыт М. Рәфыйковны «Весна» фильмында массовкада катнашырга чакыралар. Егет киләчәген кинематография белән бәйли – ВГИКка укырга керә, операторлар әзерләү факультетын тәмамлый (1951). Аны Мәскәүнең фәнни-популяр фильмнар студиясенә («Центрнаучфильм», 2003 елдан «Моснаучфильм»), эш өчен кирәкле фильмнар төшерүче яшерен кинотөркемгә эшкә билгелиләр. «Үтә яшерен» тамгасы салынган эшләр
Гагаринны каршылауДанлыклы инженер белән якыннан таныш булуы М. Рәфыйковка дөньядагы иң беренче җиһангир Юрий Гагаринның җиргә аяк басу мизгелен мәңгеләштерергә – кинога төшерүне уңышлы үтәп чыгарга юл ача. Бердәнбер оператор буларак, ул космонавтика тарихына һәм совет кинематографиясенең алтын фондына кереп калачак уникаль – дөньяда тиңе булмаган киноматериаллар төшерә. Гагарин космостан җиргә төшкән урында ул чагында М. Рәфыйковтан башка бер генә журналист та, бер фотограф та һәм оператор да булмый. Ул төшергән кинотасмаларны карап-өйрәнеп, Сергей Королёв командасы беренче космонавтның психик һәм физик халәтен чагылдырган портретын булдыра. Гагаринны каршылау, аның белән күп санлы очрашу вакытларын М. Рәфыйков төшергән кадрлар язылган тасмалар 180 м тәшкил итә. Экраннарга чыккан «Йолдызларга беренче рейс» фильмына шуның бер өлеше кергән. Бүләкләре, мактаулы исемнәре1992 елга кадәр, эшенең яшерен үзенчәлеге аркасында, бер тапкыр да бер генә дәүләт бүләгенә дә тәкъдим ителмәгән.
М. Рәфыйков төшергән мөһим эшләр
Чыганаклар
СылтамаларИскәрмәләрСылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia