Яңа Җир
ГеографияАрхипелаг ике зур утраудан (Төньяк һәм Көньяк) һәм күп кече утраулардан тора һәм көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка 925 километргпа сузылган. Иң төньяк ноктасы — Зур Оран утрауларының көнбатыш утравы, иң көньяк ноктасы — Пектухов архипелагының Пынин утраулары, иң көнбатыш ноктасы — Төньяк утравының Казлар җире урымутравының исемсез борыны, иң көнчыгыш ноктасы — Флиссинген борыны (ул Аурупаның иң көнчыгыш утрау ноктасы булып та тора). КлиматЯңа Җир диңгез арктик климаты зонасында урнашкан. Кыш озын һәм суык булып тора, көчле (40 — 50 м/сек) җилләр һәм бураннар исүе сәбәпле Яңа Җирне әдәбияттә «Җилләр иле» дип атыйлар. Иң салкын ай (март) температурасы — — 14…— 17 °С (көнбатыш) — — 19…— 22 °С (көнчыгыш), Иң җылы ай (август) температурасы — — 2,5…— 6,5 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме — 300—600 мм. Моны да карагызСылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia