
Татарча Википедия.Белем җәүһәрләре
|
Википедиянең татарча бүлегенә өлеш кертүчеләрне татар халкына танытабыз һәм бүләклибез!
|
 |
Квалификацион өлеш кертүче бар актив волонтёрлар һәм җиңүчеләр автоматик рәвештә санап баручы Wikiscan.org статистик сервисы (Викимедиа Франция) ярдәмендә билгеләнә. |
“
|
Туган телем яңа үрләр яулый:
Мәдәният, тарих, мәгариф.
Алтын кебек кыйммәт безнең өчен
Туган телдә язган һәр хәреф.[1]
|
”
|
—Белем җәүһәрләре гимны
|
“
|
И туган атым, матур КАМАЗым...
Әткәм-әнкәмнең смартфооны
Гыйлемгә юлда бар күперләрне
Узачакбыз микән бергә?[3]
|
”
|
—Фәрһад Фәткуллин
|
Ерак оныкларыбызның Бердәм галактик имтиханының төрле сынауларын татар телендә бирә алырлык хәлдә булуларын тәэмин итә алу өчен адымнарны нык итеп, системалы килеш кылу зарур!
Рәсми игълан итү «Белем җәүһәрләре» бәйгесенә багышланган көзге тантаналы чарасы чикләрендә ясала. Бу битнең кыска адресы https://w.wiki/5inL
Катнашу
Катнашучы битегезгә {{«Татарча Википедия@Белем җәүһәрләре» марафоны катнашучысы}} билгесен урнаштыруыгыз хупланыла, әмма мәҗбүри түгел. Үткәрелү айлары дәвамында Татарча Википедияне үстерүдә катнашкан һәрбер кулланучының өлеше автоматик рәвештә кабул ителә.
Бүләкләү
Белем җәүһәрләре бәйгесе чикләрендә һәрбер номинация кебек үк, түбәндәге урыннар билгеләнә[4]:
- 1 алучы
- 2 алучы
- 2 алучы
Исәпләнү
- Баллар бәйге дәвамында мәкаләләр мохитенә өстәлгән КБ текст буенча исәпләнелә (үрнәк: ай күрсәткечләре җәдвәлендәге Diff art баганасы).
- Исәпләнелүгә бәйгенең һәр ае дәвамында мәкаләләр мохитенә кимендә 1 Кб текст өстәгән алдынгы 50 актив катнашучы өлеше алына.
Тарихы
Татарча викимедиячылары төркеме, «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы һәм Татнетны үстерү фонды вәкилләре һәр ел үткәрелеп торучы «Белем җәүһәрләре» бәйгесе чикләрендә Википедиянең татар телле бүлегенә иң актив өлеш кертүчеләрне бүләкләү турында аңлашты.[5]
Беренче тапкыр бу хезмәттәшлек 2019 нчы елгы X нче юбилейлы бәйгесендә узды.[6]
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр