Уртак эшчәнлегебез турында мәгълүмат һәм гомуми игъланнар урынына рәхим итегез!
Татарча Википедия һәм аның тәртипләре белән яңа таныша башлаучыларга «Белешмә» бүлегендәге ярдәм материаллары, «Форумнар» һәм «Мөрәҗәгатьләр» системасы белән дә танышып чыгу урынлы.
Өмә
Гамәлдәге бәйгеләр
- 17-18.02.2023 Татарстанның Мәгариф һәм фән, Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы, Иҗтимагый палатасы, Татнетны үстерү фонды, Белем Академиясе (Белем.ру ҖЧҖ), Казанның Идел буе районында урнашучы 16 нче татар-инглиз гимназиясе үткәргән «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» II Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе чикләрендә Татарча Википедияне үстерүче волонтёрлары җәмгыяте вәкиле Фәрһад Фәткуллин пленар утырышында Вики-тәҗрибәгә нигезләнгән халыкара фәнни эшне тәкъдим итәргә, «Интернет челтәрендә тел һәм сөйләм» секциясендә жюри әгъзасы буларак катнашырга чакырылды.
- 9.12.2022 Белем җәүһәрләре-2022 алдыгыларны бүләкләү чарасы якшәмбе 18 декабрь көнне сәгать 10да Казанның Пирамида күңел ачу үзәгендә (Московская ур., 3 йорт) узачак. Википедия:Белем җәүһәрләре-2022 номинациясендәге финалистлардан аеруча Әмир, Ilnur efende, Timlesj, A.Khamidullin, Frhdkazan һәм Ирек Хәйрулла чакырыла. Чарадан хисап викихәбәр.
- 30.11.2022 Дәвам итүче #МинБезТатар турында партнёрларыбыз milliard.tatar сайтында икенче язма чыкты.
- 13.11.2022 ТатВики идарәчеләр составына беренче хатын-кыз намзәт турында тавыш бирү.
- 1.11.2022 Беренче #МинБезТатар көзге-язгы супермарафоны башланды.
- 21-23.10.2022 Истанбулның Үскүдар университетында Төрки телле вики-волонтёрлары җәмгыяте оештырган Викимәгълүмат мөмкинлекләре буенча семинар-конференция уза. Татарча Википедия волонтёрлары берләшмәсе исеменнән чыгышны Ilnur efende әзерли, Alisa Fatikhova ясый (слайдлар, фотографиядә иң югарыда).
- 25.09.2022 Санкт-Петербургта узган XVI Россия Вики-конференциясе чикләрендә вики-волонтёрларыбыз чыгышлары:
- 24.09.2022 2021 елның 12 ае дәвамында Татарча Википедия мәкаләләренә ясаган өлеше өчен вики-волонтёрыбыз Әмир Санкт-Петербургта узган XVI Россия Вики-конференциясе чикләрендә Вики-премия белән танылды (видео).
- 15.09.2022 Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Татарча Википедиянең 15 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл үтте. Milliard.tatar һәм Tatar-inform.ru моны яктыртты.[1][2] Викиҗыентык категориясе.
Алга таба
Элемтәгә керү
Статистика үзәге
Википедия бүлекләре рейтингларында
- Гамәлдәге ай саннары:
- Соңгы ай саннары:
- Башка периодлар буенча статистика:
Төрлесе
Архивлар: Бу бүлек / Җәмгыять үзәге
Уртак эшчәнлек
Актуаль
Викимедиа хәрәкәте
Россия халыкларының вики-дуслыгы
- ↑ https://milliard.tatar/news/tatarskaya-enciklopediya-seicas-ne-sposobna-pomoc-tatarskoi-vikipedii-2103
- ↑ https://www.tatar-inform.ru/news/tatarskaya-enciklopediya-seicas-ne-sposobna-pomoc-tatarskoi-vikipedii-5879897