Перуда ислам
Перуда ислам (исп. El Islam en Perú, гарәп. الإسلام في البيرو ) ― азчылык дине. Перуда ислам буенча статистика илдә 15 000 мөселман бар дип исәпли, нигездә, болар ― ил башкаласы Лимада яшәүчеләр. Pew тикшеренү үзәге мәгълүматлары буенча, ислам динен 5000гә якын кеше тота, бу ― ил халкының (34,2 млн кеше, 2021 елга) 0,015 % ын тәшкил итә [1]. ТарихПеру территориясендә беренче мөселманнар колонизация вакытында испаннар белән килгән африкалылар булган. Испания колонияләрендәге хакимиятләр җирле халык арасында католик динен таратырга омтыла һәм ислам дине таралуга каршы чыга. 1560 елда Перуның испан хакимияте «Гвадалахара мавры» дип аталган Лопе де ла Пенаны Кускода «Ислам динен таратканы өчен» гомерлеккә төрмәгә хөкем итә [2][3][4]. Башка чыганаклар мөселман Альваро Гонсалесуның шундый ук җәзага тартылуы турында сөйли [5]. Шулай ук «испанлы Хуан Солано һәм кара тәнле хатын-кызның улы» мулат Луис Солано Ислам таратуда гаепле дип табыла, моның өчен үлем җәзасы ала [6][7]. Испан колонияләрендә мөселманнарга каршы эзәрлекләүләр ешайган саен, алар ислам динен яшерен рәвештә тота башлаганнар [8]. Нәтиҗәдә, Ислам Перу территориясендә тулысынча юкка чыккан. Ислам янәдән Перуда XX гасырның 40 нчы елларында, Фәлистыйн һәм Ливан мөселманнарының Гарәп-израиль сугышыннан качуы башлангач, барлыкка килә. Луис Кастро исемле перулы ислам динен кабул итә, 1980-елларда Мәдинә ислам университетында укый [9]. 2011 елның гыйнварында Перу кайбер Латин Америкасы илләре белән бергә Фәлистыйн дәүләтен рәсми рәвештә тануы турында игълан итә [10]. Соңгы вакытта Бангладеш һәм башка Азия илләре мөселманнарының Перуга күчүе арта. Ислам оешмаларыПеруда берничә ислам оешмасы бар, шул исәптән:
Мөселман җәмгыяте www.IslamPeru.org веб-сәхифәсен булдырган. Мәчетләр
1993 елда мөселман җәмгыяте Лимада, Хесус-Мария районында мәчет ача, әмма соңрак ул финанс кыенлыклары аркасында ябыла. Икенче мәчет Вилла Эль Сальвадор районында ачылган, әмма тиздән ул да ябылган. Илдә беренче тапкыр ислам архитектурасы нигезендә төзелгән гамәлдәге мәчет ― Такна шәһәрдендәге Баб әл-Ислам мәчете (Mezquita Bab Ul Islam). 2000 елда нигезләнеп, 2008 елда ачылган. Перу президенты (1990–2000) Альберто Фухимори рөхсәте белән Перуда 1990-елларда Япония һәм Азия илләреннән китерелгән тотылган автомобильләрне сату белән шөгыльләнүче пакистанлы эшмәкәрләр тырышлыгы белән булдырылган [11]. Янәшәсендәге Шаһ Вәлиулла мәктәбе белән бергә зурлыгы буенча төбәктәге иң зур мәчет. Гыйбадәтләр испан һәм гарәп телләрендә кылына. Хатын-кызлар өчен гыйбадәт залы икенче катта урнашкан [12]. Такна шәһәрендә 1995 елда 95, 2000-еллар азагында 500 мөселман яшәгән. Мәчетнең имамы – 2015 елда Мөхәммәд Усман (Mohammad Usman) [11]. 2000―2010 елларда фәлистыйнлы мөселманнардан оешкан Перу ислам берлеге (Asociación Islámica del Perú) Лимада Магдалена мәчете (Лима мәчете, Mezquita de Magdalena, Mezquita de Lima) төзелешен тәмамлый[13]. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia