Колумбиядә ислам
Колумбиядә ислам (исп. Islam en Colombia, гарәп. الإسلام في كولومبيا ) – азчылык дине. Ил халкының (50,3 млн кеше, 2020 елга) 0,2 % ы – мөселманнар. Pew тикшеренү үзәге хисабы буенча, Колумбия мөселманнарының гомуми саны – 25 000, башка мәгълүматлар буенча, 40 000 – 80 000 кеше. ТарихКолумбия мөселманнарының күпчелеге – XIX гасыр ахырында – XX гасыр башында Госман империясенең сәяси репрессияләреннән качкан Якын Көнчыгыш илләре (Ливан, Сирия, Фәлистыйн) гарәпләре [1] [2] һәм Малай архипелагына керүче Мадура утравыннан (хәзер Индонезия составында) күчкән мөселман мөһаҗирләрнең нәселе. Мадуралыларның абсолют күпчелеге сөнниләр һәм ислам дине таләпләрен катгый үтәүчеләр дип даннары чыккан. Колумбиянең мөселман халкы Колумбиядә туып-үскән кешеләр хисабына арта бара [3]. Колумбиянең Тын океанда урнашкан портлы шәһәре Буэнавентурада яшәүче мөселманнар күп еллар дәвамында афроамерикалыларның Ислам милләте дип аталган хәрәкәт тәгълиматын кабул итә [4]. Хәрәкәтнең төп максаты – АКШта һ. б. илләрдә яшәүче афроамерикалыларның рухи, социаль һәм икътисади хәлен яхшырту. Колумбиядә шулай ук Әхмәдия мөселманнары җәмгыяте бар [5]. 1991 елгы Колумбия Конституциясе дин иреген гарантияли [6]. Барлык дини конфессияләр һәм чиркәүләр закон каршында бер үк хокукка ия. Халыкның 90 % ы – христианнар, аларның күпчелеге (70 – 79 % ы) католиклар, 16,7 % ы – протестантлар. Халыкның 4,7 % ы – атеистлар яки агностиклар. Колумбиялеләрнең 1,8 % ы Иегова шаһитлары һәм адвентистлар. 1 % ы – башка диннәр (Бәһаи, ислам, яһүд дине, буддизм, мормонизм, һинд дине, җирле халыкларның диннәре, Харе Кришна хәрәкәте, Растафари хәрәкәте, православие һ. б.) тарафдары [7][8][9]. Ислам оешмаларыКолумбиядә Ислам җәмгыятьләре төзелгән, иң мөһимнәре Боготада, Майкао һәм Буэнавентурада урнашкан. Шулай ук Сан-Андрес, Пасто (Нариньо департаменты), Санта-Марта һәм Картахенада Ислам үзәкләре бар. Богота һәм Майкаода башлангыч һәм урта ислам мәктәпләре ачылган. МәчетләрИлнең башкаласы Боготада Истанбул мәчете (Estambul mosque) [10], шәһәрдә традицион ислам архитектурасында төзелгән беренче мәчет – 2012 елда ачылган Әбү-Бәкер Әс-Ситдыйк мәчете (Abou Bakr Alsiddiq Mosque) [11] дип аталучы мәчетләр, Әл-Куртуби исемендәге ислам үзәге (Islamic Center called Al-Qurtubi) эшли [12]. 1997 елда Майкао шәһәрендә (Гуахира департаменты) Латин Америкасында зурлыгы буенча икенче урындагы мәчет – Гомәр ибн Әл-Хаттаб мәчете (Mezquita de Omar Ibn Al-Jattab) ачылган. Мәчет икенче хәлиф (634 елдан), Мөхәммәд пәйгамбәрнең якын сәхәбәсе Гомәр (Гомәр ибн Әл-Хаттаб) исеме белән аталган. Манарасының биеклеге 31 метр. Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia