Гайанада ислам
Гайанада ислам (ингл. Islam in Guyana, гарәп. ا لإسلام في غيانا) – тарафдарлары саны буенча христианнардан һәм Һинд динен тотучылардан соң илдә өченче дин. 2002 елгы халык санын алу нәтиҗәсе буенча, ил халкының (743 мең кеше, 2019 елга) 7,3 % ы – мөселманнар [1]. 2010 елда Пью тикшеренү үзәге уздырган халык санын алу нәтиҗәсе буенча, халыкның 6,4 % ы (50 572 кеше) үзләрен мөселман дип атаган[2] [3]. 2012 елда халыкның 63 % ы христианнар, 25 % ы индуистлар, 7 % ы мөселманнар булган. ТарихКөньяк Америка дәүләтләренең күпчелеге кебек үк, ислам Гайанада Атлантик океан аша Африкадан коллар белән сәүдә итү сәбәпле таралган. Мандинка һәм фулани халыкларыннан булган мөселманнар Гайанадагы шикәр плантацияләрендә эшләү өчен коллар сыйфатында китерелгәннәр. Алар колониядә кырыс шартларда яшәү һәм эшләү, колбиләүчеләр тарафыннан көч куллану сәбәпле, акрынлап беренчел мәдәни үзенчәлекләрен һәм диннәрен онытырга мәҗбүр булалар. Әлеге шартлар төбәктә 1838 елга кадәр исламның юкка чыгуына китергән. XIX гасыр урталарында, колониягә Көньяк Азиядән ялланган мөһаҗир эшчеләр күчеп килгәч, Гайанада ислам яңарыш кичерә һәм үсә. 1838 елдан башлап, Һиндстан, Пакистан һәм Әфганстаннан 240 000 кеше колониягә күчеп килгән. Аларның күпчелеге (84 % ы) – Һинд дине тарафдары, азчылыгы мөселман булган. 1966 елда бәйсезлек алганнан соң, Гайана Якын Көнчыгыш илләре (Мисыр, Гыйрак, Ливия) һәм мөселман дөньясының башка өлешләре белән мөнәсәбәтләрен көчәйтә. Мөселман егетләр, ислам нигезләрен, шулай ук гарәп телен өйрәнү өчен, Согуд Гарәбстанына, Мисыр яки Ливиягә укырга китәләр. Алар Якын Көнчыгыштан илгә гарәп мәдәниятен, гарәп телен алып кайта һәм урду телен кулланучы, Һиндстан мәдәниятендә тәрбияләнгән, һинд музыкасын яратып тыңлаучы һәм Болливуд фильмнарын караучы өлкән буын мөселманнар белән каршылыкка керә. 1994 елга кадәр мөселманнарга Гаитидагы сайлауларда тавыш бирергә рөхсәт ителми. 1996 елда Гайана Президенты Чедди Джаган Сирия, Күвәйт, Бәхрәйн, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Ливанда булып, Якын Көнчыгыш белән элемтәләр өчен махсус илче билгели. 1998 елда Гайана Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасына 56нчы әгъза булып кушыла. Саны
2012 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, ил халкының 6,8 % ы мөселман булып санала (тулы 746 955 кешенең 50 572 се). Мөселманнарның күбесе ― Һиндстаннан чыккан кешеләр нәселе. Мөселманнар саны Гаитига эмиграция күбәю сәбәпле бераз кимегән. Мөселманнар арасында сөнниләр, шигыйлар, суфилар, әхмәдияләр бар.
ТаралышыИлдәге иң күп мөселманнар Эссекибо-Айлендс-Уэст-Демерара төбәгендә яши – әлеге төбәкнең 12 % халкы – ислам динен тотучылар. Ист-Бербис-Корентайнда 10 %, Махайка-Бербиста 9 % мөселманнар яши.
Ислам оешмаларыИлдә иң эре Ислам оешмасы – Guyana United Sadr Islamic Anjuman. [4]
Мәчетләр
Гайанада бөтен ил буенча таралып урнашкан 145 мәчет исәпләнә. Мөселманнар азчылык булуга карамастан, илдә мәчетләр саны шактый күп [7]. Ураза гаете, Корбан гаете һәм Мәүлид бәйрәмнәре Гайанада рәсми рәвештә танылган. Гайана хөкүмәтендә мөселманнар вәкилләре саны аз, җитәрлек дәрәҗәдә түгел. 2020 елның августында д-р Мөхәммәд Ирфан Али Гайана Президенты итеп сайлана һәм Көньяк Америкада дәүләт башлыгы булып сайланган беренче мөселман исәпләнә [8]. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia