Арубада ислам
Арубада ислам (нид. һәм папьям. Islam in Aruba, гарәп. الإسلام في أروبا) ― азчылык дине. Ил халкының (107 609 кеше, 2022 елга [1]) 0,40 % ы – мөселманнар. Дөнья диннәренең мәгълүмат базасы (ингл. World Religion Database) буенча, 2005 елда мөселманнар ил халкының 0,2 % ын тәшкил иткән [2]. Пью тикшеренү үзәгенең 2009 ел өчен хисабы буенча, Ислам тарафдарлары Аруба халкының 0,2 % ын тәшкил итә [3]. 2018 елда Арубада уздырылган халык исәбен алу мәгълүматы буенча, 1986 елның 1 гыйнварында Нидерланд Антиль утраулары составыннан чыгып, мөстәкыйль рәвештә Нидерланд корольлеге составына керүче, Кюрасао, Бонайре утраулары белән берлектә АВС утрауларын) төзүче Аруба утравында яшәүчеләрнең (105 806 кеше, 2018 елга) 81 % ы – католиклар [1], якынча 7,8 % ы – протестантлар. Калган диннәр ― 11,4 % (Һинд дине, Ислам, Конфуций һәм Яһүд дине тарафдарлары) [4]. Моны да карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia