Ангильяда ислам
Ангильяда ислам (ингл. Islam in Anguilla, гарәп. الإسلام في أنغويلا) ― азчылык дине. Пью тикшеренү үзәгенең 2009 ел өчен хисабы буенча, Ислам тарафдарлары Ангилья халкының (13 572 кеше, 2011 елга) 0,3 % ын тәшкил итә. 2001 елгы халык санын алу вакытында 36 кеше үзен мөселман дип билгеләгән [1][2]. ТарихXVIII гасырда Британия колонизаторлары утраудагы шикәр камышы плантацияләрендә эшләтү өчен Африкадан коллар китерә башлый, алар арасында кара тәнле мөселманнар да була. Шул вакыттан утрауның халкы, нигездә, африкалыларга әверелә, хәзерге вакытта да африкалыларның нәселләре халыкның күпчелеген тәшкил итә. 2001 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Бөекбританиянең үзидарәле диңгезарты территориясе булган Ангилья халкының зур күпчелеге христианнар: англикан чиркәве диндарлары – 29 %, методистлар – 23,9 %, илленчеләр – 7,7 %, җиденче көн адвентистлары – 7,2 %, Көнбатыш Һиндстан чиркәве диндарлары – 7,6 %, баптистлар – 7,3 %, католиклар – 5,7 %, Йәһвә шаһитлары – 0, 7 %. Башка диннәр (растаманнар, Һинд дине, плимут кардәшләре, Ислам) – 6 %, атеистлар – 4 % [3]. Ангильяда Мөселман мәдәни үзәге (Muslim cultural centre) ачылган һәм эшли[4]. Моны да карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia