Чилида ислам
Чилида ислам (исп. Islam en Chile, гарәп. الإسلام في تشيلي) ― азчылык дине. Мөселманнар ил халкының (15,5 млн кеше, 2017 елга) 0,02 % ын тәшкил итә (5 мең кеше)[1]. Чилида берничә ислам оешмасы эшли, шул исәптән Сантьягода Чили мөселманнары җәмгыяте һәм Әс-Сәлам мәчете (Sociedad Musulmana de Chile y Mezquita As-Salam), Икикеда Билал мәчете (Mezquita Bilal), Кокимбода Мөхәммәт VI мәдәният үзәге (Centro Cultural Mohammed VI), Чили сөнниләренең Ислам берләшмәсе (Comunidad Islam Sunni Chile), 2011 елда нигезләнгән Чили Әхмәдия мөселман җәмгыяте (Comunidad Musulmana Ahmadiyya Chile) [2]. ТарихАурелио Диас Мезаның (Aurelio Díaz Meza) «Чили тарихы хроникасы» (Chronicles of the History of Chile) китабы буенча, Чилины беренче булып ачкан испан конкистадоры Диего де Альмагро (1475―1538) экспедициясендә Педро де Гаско (Pedro de Gasco) исемле мориско яки Испания мөселманы булган, ул исламнан католик диненә күчәргә мәҗбүр булган. Морисколарның Чили җирләренә килүе тарихи яктан расланган булса да, соңгы вакытта Чили тарихын өйрәнүчеләр илнең Мавритания мирасы һәм аның Чили мәдәнияте үсешенә һәм үзенчәлегенә йогынты ясавын таный башлаганнар. 1854 елда илдә ике «төрек» яшәгәне билгеле, әлеге сан 1865 һәм 1875 еллардагы халык санын алуларда кабатлана. Аларның килеп чыгышы билгеле түгел, алар зур Госман империясенең нинди дә булса территориясендә туып-үскәннәр. Ике елдан соң Чилига мөселманнарның беренче зур төркеме күчеп килгән, 1856 елда бүгенге Сирия, Ливан һәм Фәлистыйннан булган гарәп мөһаҗирләренең килүе башланган [3]. Саны һәм таралышы1885 елгы халык санын алу нәтиҗәсе буенча, илдәге «төрекләр» саны 29 га җиткән. 1895 елгы халык санын алу 76 «төрек»не теркәгән, аларның 58 е, нигездә, Чилиның төньягында Тарапака, Атакама, Вальпараисо һәм Сантьягода төпләнгән мөселманнар булган. 1907 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, мөселман халкы 1 498 кешегә кадәр арткан, алар барысы да чит ил кешеләре, 1 183 ир-ат һәм 315 хатын-кыз булган, бу исә халыкның нибары 0,04 % ы дигән сүз, гәрчә бу Чили тарихында мөселманнарның иң югары % ы булса да [4]. 1920 елда яңа халык санын алу мөселманнар саны 402 кешегә кадәр кимегәнен күрсәткән, шул исәптән 343 ир-ат һәм 59 хатын-кыз. 1952 елгы халык санын алганнан соң, мөселманнар саны 956 кешегә кадәр арткан. 1960 елга аларның саны янә кимегән, нибары 522 булган, 209 ы Сантьягода яшәгән. 1970 елда мөселманнар саны 1 431 кешегә кадәр арткан. 1992 елгы халык санын алуда мөселманнарның саны исәпкә алынмаган. 2002 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Чилида 2 894 мөселман (15 яшьтән өлкәнрәк халыкның 0,03 % ы) яшәгән, шуларның 66 % ын ир-атлар тәшкил иткән. 2012 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, илдә 3,3 мең мөселман яшәгән (15 яшьтән өлкәнрәкләр) [5]. Чили мөселманнарының күбесе илнең башкаласы Сантьяго шәһәрендә, калган өлеше Антофагаста, Кокимбо, Вальпараисо, О'Хиггинс, Консепсьон, Маллеко, Каутин һәм Вальдивия провинцияләренә таралып яши. Чилиның мөселман халкы тышкы сәүдә һәм мөселман илләреннән инвестицияләр хисабына арткан. Күп кенә Малайзия бизнесменнары һәм аларның гаиләләре Малайзия принцы катнашында Сантьягода Әс-Сәлам мәчете ачылганнан соң (1996), Чилига яшәргә күчкән. Мөселманнар аз санлы булса да, бер җәмгыятькә берләшмәгән, күпчелеге ― сөнниләр, азчылыгы ― шигыйлар, шулай ук суфичылык тарафдарлары да очрый. Ислам оешмалары
Башка диннәрЧили Республикасы ― дөньяви ил, чиркәү рәсми рәвештә дәүләттән аерылган. Ил Конституциясе (19нчы статья) вөҗдан иреген һәм «әхлак, яхшы гадәтләргә һәм җәмәгать тәртибенә каршы килми торган» диннәр тотуны гарантияли. Шул ук вакытта, католик чиркәвенең, бигрәк тә, дәүләт хастаханәләрендә, мәктәпләрдә һәм хәрби бүлгеләрдә, өстенлеккә ия булуы күзгә ташлана. Чили гражданнарының күпчелеге христиан динен тота (88,6 %, 2010 ел[6]). «Дөнья диннәре» энциклопедиясе мәгълүматлары буенча, 2010 елда Чилида 21 мең яһүд яшәгән[7]. 2012 елгы халык санын алу барышында 1,6 мең кеше үзен Бәһаи диненә керткән. [5]. Буддачылык тарафдарлары – 12 мең[5]. Һинд дине тарафдарлары – Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте вәкилләре, Свами Шивананда юлын дәвам итүчеләр. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia