Парагвайда ислам
Парагвайда ислам (исп. Islam en Paraguay, гарәп. الإسلام في باراغواي ) ― азчылык дине. Парагвайда Ислам турында соңгы статистик мәгълүматларга караганда, мөселманнарның гомуми саны 1000 кешедән ким, бу ил халкының (7,3 млн кеше, 2021 елга) 0,02 % ын тәшкил итә. Башка бәяләүләр буенча, Парагвайда мөселманнар саны 35 000 кеше тәшкил итә[1]. ТарихПарагвайда ислам дине XX гасыр ахырында гарәп мөһаҗирләре белән тарала башлый. Парагвайда Ислам азчылык дине булып тора, чөнки халыкның 95 % тан артыгы үзләрен христианнар дип саный (89 % католиклар һәм 8 % протестантлар) [2]. Азчылык диннәргә мормоннар, Бәһаи, Ислам, Буддачылык, Яһүд дине һ. б. керә [3]. Парагвай мөселманнарының күбесе – Якын Көнчыгыш илләреннән (Сирия, Ливан һәм Фәлистыйннан) күчеп килгән гарәп мөһаҗирләре һәм аларның нәселе. 1970-еллардан башлап, бигрәк тә Бразилия белән чиктә урнашкан, урманчылык, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә мөмкинлекләре зур булган Сьюдад-дел-Эсте шәһәренә, сөнни мөселман гарәпләр күчеп килә башлый. Сөнни мөселманнарның саны көньяк Ливаннан элегрәк күчеп килгән шигый мөселманнар саныннан артып китә [4]. 1992 елгы халык санын алу мәгълүматлары Парагвайда 872 мөселман кешесен теркәгән, аларның 486 сы Альто-Парана департаментында һәм аның үзәге Сьюдад-дел-Эстеда яшәгән. 2005 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Парагвайда 507 граждан ― ислам дине тарафдары яки Парагвай халкының 0,008 % ы гына ислам динен тота [5]. Шулай ук илнең башкаласы Асунсьонда һәм төрле милләттән (шул исәптән сирияле, ливанлы) мөһаҗирләр күпләп килеп урнашканга, «эретү казаны» дип аталган Итапуа департаментында (үзәге – Энкарнасьон) мөселман җәмгыятьләре бар. Парагвайда Ислам оешмаларын булдыру Парагвайда ислам үсешенә турыдан-туры йогынты ясый. Ислам динен җирле аборигеннар (шул исәптән, җирле хатын-кызлар, мөселман ир-атлары ― гарәп мөһаҗирләре белән никахлашу нәтиҗәсендә) кабул итә башлаган. [5]. Ислам оешмаларыПарагвайдагы иң зур Ислам оешмасы – Асунсьонның Ислам хәйрия мәдәни үзәге (Centro Benéfico Cultural Islámico Asunción), 1990 елда ачылган, җитәкчесе ― Фаози Мөхәммәд Омайри (Faozi Mohamed Omairi). Җәмгыять вәкилләре илнең башкаласы Асунсьонда һәм аның тирә-юнендә, шулай ук илнең икенче зур шәһәре, Альто-Парана департаменты үзәге Сьюдад-дел-Эстеда урнашкан. 1988 елда Альто-Парана департаментында шигый мөселманнар җәмгыяте – Парагвайның гарәп-ислам үзәге (Centro Árabe Islámico Paraguayo) төзелә, җитәкчесе – ливанлы эшмәкәр Хөсәен Тайҗен (Hussein Taijen). Мәчетләр
Әлхәүләфә Әр-Рәшдин мәчете (Mezquita Alkhaulafa Al-Rashdeen), шулай ук Көнчыгыш мәчет буларак танылган, Сьюдад-дел-Эсте шәһәренең читендәге Үзәк районда урнашкан. Бу ― гөмбәзле зур корылма, гөмбәзе аңа шәһәрдә булган биналар арасында аерым төсмер бирә. Мәчет бинасының террасасыннан Бразилиянең Фос-ду-Игуасу шәһәрен күрергә мөмкин, чөнки ул Парана елгасыннан нибары берничә метр ераклыкта гына урнашкан. Илнең башкаласы Асунсьонда ике мәчет ачылган, берсе ― Ислам хәйрия мәдәни үзәгендә (Centro Benéfico Cultural Islámico Asunción) Халид бин Әл-Вәлид мәчете (Masjid Khalid bin Al Walid) Согуд Гарәбстаны карамагындагы Бөтендөнья ислам лигасы акчасына төзелгән. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia