Бермуда утрауларында ислам
Бермуда утрауларында ислам (ингл. Islam Islam in Bermuda, гарәп. الإسلام في برمودا) ― азчылык дине. Пью тикшеренү үзәгенең 2009 елгы хисабы буенча, Бермуда утрауларында 1000 мөселман исәпләнә, алар ил халкының (71 750 кеше, 2020 елга) якынча 1 % ын тәшкил итә. ТарихБермуда утрауларында мөселманнар 1900-еллардан бирле билгеле. Борынгы тарих буенча, исламның Бермуда утрауларына үтеп керүе Африкадан Төньяк Америкага баручы Британия пассажир корабы батканда башлана[1]. Исән калганнар Бермуда утрауларында сыену урыны тапкан. Ислам бирегә ике тапкыр килгән, икесе дә Африкадан башланган. Мөселманнар дини йолаларны үти алмаган, шулай итеп ислам йогынтысы бөтенләй азайган[1]. Ислам җәмгыяте дәүләт тарафыннан 1975 елда гына танылган. Халык санын алу мәгълүматы мөселманнарның санын 600 кеше дип бирә, бу ил халкының 1 % ыннан да ким. Мөселманнарның 50 % ы ― Африкадан һәм Кариб диңгезе бассейны илләреннән күчеп килгәннәрнең нәселе, ислам динен яңа кабул иткән җирле халык вәкилләре, калганнары – Тринидадтан, Пакистаннан, Һиндстаннан, Бангладештан, Шри-Ланкадан, Индонезиядән, Малайзиядән, Мароккодан, Босниядән һ. б. илләрдән күчеп килүчеләр[2]. Бермуда утрауларында яшәүче диндарларның абсолют күпчелеге христианнар[3] (46,2 % ы протестантлар: англикан чиркәве тарафдарлары – 15,8 %), католиклар – 14,5 %, диннәрен билгеләмәгәннәр ― 6,2 %, атеистлар ― 17,8 % (2010 елгы халык санын алу буенча). Йәһвә шаһитлары — 2011 елга 1,3 %, Ислам дине тарафдарлары – 1 % , башкалар – 3,9 %. Ислам оешмасыГамильтонда Бермуда утрауларының күпчелек ислам үзәкләре урнашкан[4]. Мәчет1975 елда Гамильтонда Мөхәммәд мәчете (Muhammad Mosque) төзелгән [5]. Мәчет төп гыйбадәт залыннан, башлангыч дини белем бирүче мәктәптән, имам кабинетыннан һәм җәмәгать үзәгеннән торган дүрт катлы бинада урнашкан. Бинаның гомуми мәйданы – 669 кв. М., җир кишәрлегенең мәйданы ― 3 772 кв.м. [6]. Ислам уку йортыГамильтонда Мөхәммәд мәчете каршында башлангыч дини белем бирүче мәктәп эшли[7]. Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia