Богота![]() Богота (исп. Bogotá; нигезләгәндә һәм 1991—2000 еллларда — Са́нта-Фе-де-Богота́, исп. Santafé de Bogotá) - Колумбиянең башкаласы, Кундинамарка департаменты идарә үзәге. Мөстәкыйль административ берәмлек - башкала төбәге, 20 районга бүленә. Халык саны - 7,4 млн. кеше (2011), илнең 16% халык саны. Көньяк Американың халык саны буенча икенче шәһәре. Агломерация эчендә 8,7 млн. кеше яши. Көнчыгыш Кордильера таулары арасындагы чокырында, 2600 м биеклегендә урнаша. Шәһәр климаты салкын. Җиртетрәү булуы еш ихтимал. Колумбиянең төп сәяси, икътисади, мәдәни үзәге. 25% илнең Тулаем Эчке Продуктын туплый. Тарих1538 елда Испания конкистадорлары (илбасарлары) чибча (индеец кабиләләре) дәүләте үзәгендә нигезләгән. 1598 елдан - Испания генерал-капитанлыгы башкаласы. 1819 елдан - бәйсез Колумбиянең башкаласы. 1948 елда "Боготасо" хәрби күтәрелеше нәтиҗәсендә шәһәр үзәге яндырып җимерелгән. Колумбия буенча җинаятьчелек дәрәҗәсе чагыштырмача түбән. ТранспортБаш транспорт төре - метробус ТрансМиленио. "Эльдорадо" һава аланы 15 км шәһәр үзәгеннән көнбатыш юнәлешендә урнаша. Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia