Елена Сорочайкина
Елена Сорочайкина, Елена Анатолий кызы Сорочайкина (рус. Сорочайкина Елена Анатольевна) — рәссам, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2001). Чаллы шәһәренең «Мастеровые» рус драма театрының баш рәссамы (2005 елдан). «Алтын битлек» РФ милли театр премиясе номинанты (2016) [1]. Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2021). Тәрҗемәи хәле1962 елның 28 маенда һөнәри хәрби гаиләсендә бишенче бала булып (барысы да кызлар) туган. Әтисенең һөнәренә бәйле рәвештә, Памирда, Ригада, Сәмәркандта яшәргә туры килә. 5 яшендә рәссам булачагын белә, беренче күргәзмәсе балалар бакчасында оештырыла. Музыка, хореография һәм сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнә. «Рәссам-график» белгечлеге буенча Чабаксар педагогика институтының (хәзерге И.Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты) сәнгать-графика факультетын тәмамлаган (1984). 1984 елдан Чаллы шәһәрендә яши һәм иҗат итә. 1984-1987 елларда Чаллы мәктәбендә рәсем укыта. 1987 елдан Чаллы шәһәренең «Мастеровые» рус драма театры куючы-рәссамы, 2005 елдан — театрның баш рәссамы булып эшли. 2008 елда театр бинасында «Под абажуром» кафесын оештыручы һәм генераль директоры[2]. Республика күләмендә уздырылучы бәйрәмнәрне — Казанның һәм Алабуганың меңьеллыгын, «Уңыш» бәйрәмнәрен, 2005 елдан башлап, республика «Президент Чыршысы» бәйрәмнәрен, «Казан» халыкара ат чабышы спорты комплексын ачу тантанасын, Тунис халыкара карнавалын[3] һ.б. бизәгән рәссам[4]. Бизәгән спектакльләре«Мастеровые» рус драма театрында (Чаллы)
Тольяттиның «Колесо» театрында
Новокузнецк драма театрында
Ижау рус драма театрында
Театр бинасы дизайныТеатрның беренче бинасының эчке һәм тышкы дизайны Е. Сорочайкина тарафыннан башкарылган. Элекке соры Интерклуб бинасын (Яр Чаллы, академик Рубаненко бульвары, 7) якты театр бинасына әйләндерү өчен күп көч куя. Театр фасадына кызыл агач беркетеп кую — аның идеясе. Кызыл агач — бер яктан, тибеп торучы кан тамырын хәтерләтсә, икенче яктан, җансыз таш бетонны тишеп чыккан тере җанны (үсемлекне) хәтерләтә[9] Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia