Әзһәр Хөсәенов
Әзһәр Хөсәенов, Әзһәр Миншәех улы Хөсәенов (1941 елның 12 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Ворошилов районы, Карашай-Саклау — 2019 елның 27 сентябре, РФ, ТР, Казан) — Татарстанның мәдәният эшлеклесе, Минзәлә (1967—1971), Казан курчак (1972—1975), Камал (1975—1981) театрлары директоры, «Сара Садыйкова исемендәге агарту-хәйрия фонды» директоры (1993 елдан). Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Тәрҗемәи хәле1941 елның 12 августында ТАССР Ворошилов районы (1957 елдан Яңа Юл районы, 1959 елдан Сарман районы) Карашай-Саклау авылында туган. Әтисе Миншәех Хөсәен улы (1908-1941), 1941 елның 26 июнендә Бөек Ватан сугышына китә. 356нчы укчы дивизиянең 1183нче укчы полкы составында сугыша. 1941 елның ноябрендә Тула өлкәсе Одоев районында хәбәрсез югала. Әнисе Гайниямал Тимершәех кызы (1909). Абыйсы Бәһзәр (1933). Ворошилов районы Карашай-Саклау җидееллык мәктәбендә укый башлый[1]. 1949 елның 25 октябрендә гаиләсе (әнисе, абыйсы) белән Минзәләгә күчә. Белем алуны Минзәләдә дәвам итә. 2019 елның 21 сентябрендә Казанда вафат[2]. Хезмәт юлы
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ГаиләсеХатыны, улы, кызы. Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia