Минзәлә татар дәүләт драма театры
Минзәлә татар дәүләт драма театры — һөнәри татар театр коллективы. Колхоз-совхоз театры чорыМинзәлә татар драма театры үзенең башлангычы белән Чистай якларына бәйле. 1930 елда биредә Беренче районара колхоз-совхоз театры («Шоңкар театры» исеме белән популярлаша) оештырыла. Биш ел театрның режиссеры, артисты, автор-язучысы, администраторы-директоры булып, Казан Сәнгатьләр техникумын тәмамлаган (1931) Әнәс Камал эшләгән. 1935 елда Беренче районара колхоз-совхоз театры нигезендә Минзәлә һөнәри колхоз-совхоз театры төзелә[1]. 1935 елда Сабир Өметбаев коллектив туплап, биредә беренче тапкыр «Зәңгәр шәл» спектаклен сәхнәгә куеп, эшчәнлеген башлый. 1936 елда хөкүмәт карары белән театр Минзәлә шәһәренә күчерелә, Минзәлә колхоз – совхоз театры дип йөртелә башлый. Сабир Өметбаев үзе белән Минзәләгә Казан театр студиясеннән Хәдичә Сәлимова, Габдулла Шәрифҗанов, Нурия Гыйззәтуллина, Гөлҗиһан һәм Тайфур Кичүбаевлар, Фәридун һәм Галия Юнысовларны һәм элеккеге труппа составыннан Гыйләҗ Казанский, Мөхәррәм Зәйнуллин, Хәмит Үтәгәнов, Камәр Зәйнуллина, Оркыя Ибраһимоваларны алып килә. Театрның башлангыч чорында рус труппасы һәм татар труппасы эшли. Рус труппасының беренче актерлары — ирле-хатынлы Семен Исаак улы Абрамович, Фәнисә Сәлах кызы Зәйнетдинова (ТАССР атказанган артисты). Соңыннан рус труппасы бетерелә[2]. Дәүләт драма театры чоры1957 елда театр Мәскәүдә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате декасында Ю.Әминовның «Язылмаган законнар» (режиссер С.Өметбаев) һәм М.Фәйзинең «Галиябану» (режиссер М.Мостафин) спектакльләре белән катнаша. Хәдичә Сәлимова, Әнвәр Фәсхетдинов, Нәсимә Җиһаншиналарга «РСФСРның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә. Күп кенә артистлар орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Декададан соң театр Минзәлә татар дәүләт драма театры дип үзгәртелә. Яңа чор1985 елда театр бинасы капиталь ремонтка ябыла һәм 1999 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев катнашында тантаналы төстә ачыла. 1996 елда хөкүмәт карары белән театрга Габдулла Тукай бүләге иясе Сабир Өметбаев исеме бирелде. Минзәләдә аның исемендәге премия дә булдырылды. Бүгенге көнгә 11 кеше бу бүләккә лаек булды. Сабир Өметбаевның 100 еллыгына истәлек тактасы куелды, бинада аның сыны тора. Театр артистларының исемнәре Минзәлә шәһәре урамнарына бирелә, танылган артистлар яшәгән йортларга истәлек такталары эленә. Балаларда Гаяз Исхакый иҗаты белән кызыксыну тәрбияләгән өчен театрга Муса Җәлил премиясе бирелә (2005). Театр бинасыМинзәлә театры 1894 елда төзелгән бинада урнашкан. Ул «Халык аудиториясе бинасы» буларак, Уфа земствосы акчасына төзелгән. 1999 елда капиталь төзекләндерү эше тәмамлана. Янкорма өстәлә.[3] Баш режиссерлар
Театр директорлары
АктерларСабир Өметбаев, Хәдичә Сәлимова, Габдулла Шәрифҗанов, Нурия Гыйззәтуллина, Гөлҗиһан Кичүбаева, Тайфур Кичүбаев, Фәридун Юнысов, Галия Юнысова, Гыйләҗ Казанский, Мөхәррәм Зәйнуллин, Хәмит Үтәгәнов (сугышта һәлак була), Камәр Зәйнуллина, Оркыя Ибраһимова. Репертуар
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia