1987 елда Чаллы шәһәр башлыгы Юрий Петрушин тәкъдиме белән шәһәрдә курчак театры оештырыла. Баш режиссер итеп билгеләнгән Александр Янкелевич Мәскәүдән артистлар туплап кайта.
1987 елның30 декабрендә театр коллективы Алабугадагы балалар йортында «Песи, Әтәч һәм Төлке» спектакленең премьерасын күрсәтә — әлеге көн театрның рәсми ачылу көне итеп санала.
1988 елдаЧаллы шәһәрендә үз бинасы барлыкка килә. «Балалар һәм кошлар өчен йорт» театры исеме астында эшли.
1999 елдан театр ТР мәдәният министрлыгы карамагына күчә.
2008 елдан театр җирлегендә «Эш аты» дигән регионара (2009 елдан халыкара) курчак театрлары фестивале уздырыла.
2011 елныңиюль аенда, «янгын куркынычсызлыгы үтәлми» дип, Чаллы шәһәр суды карары белән, театр бинасында спектакльләр уйнау тыела[2]. Ноябрь аеннан курчак театры спектакльләрен якшәмбе көннәрне Чаллы татар театры сәхнәсендә, Чаллы балалар театр сәнгате мәктәбендә күрсәтә башлый.
Чаллыда курчак театры өчен яңа бина төзү күздә тотылмый[3].
Репертуар
Театр репертуарында 35 спектакль. Күпчелеге 3-10 яшьлек балалар өчен сайлап алына.
Театр ачылганнан бирле балалар һәм зурлар өчен рус һәм татар телләрендә 100 исемдәге спектакль уйналган. Елга 400 спектакль куела, 50 мең тамашачыга хезмәт күрсәтелә. Ел саен репертуарда 4-5 яңа спектакль барлыкка килә. Яңа ел кичәләре, Габдулла Тукай туган көн, Әтиләр көне (23.02), Әбиләр шимбәсе (08.03), халыкара Театр көне һәр елны билгеләп үтелә.
Кечкенә балалар өчен «Авыл эте Акбай» (Туфан Миңнуллин), «Куркуын җиңгән куян» (Рафис Корбан), «Дию белән тегүче» (Р. Сәхәбетдинова), «Тапкыр егет турында әкият» (Рафис Корбан), «Мәчекәй һәм Тычканкай», «Итекле мәче», «Кар кызы», «Җәнлекләр табибы», «Елан-падишаһ» (З. Думави), «Өч дуңгыз баласы», «Колобок», «Казлар-аккошлар», «Кызыл калфак һәм Бүре» һ.б., өлкән класс укучылары өчен «Энтерпрайз» (Сугышсыз сугыш турында спектакль, режиссер Сергей Балыков, Кстово курчак театры) һ.б., өлкәннәр өчен «Ирод патша турында драма», «Чуар тавык табышмаклары» һ.б. спектакльләр уйнала.
Чакырылган режиссерлар И. Зиннуров, Р. Виндерман, М. Хусид, Е. Гиммельфарб, Л. Савчук, С. Иванников, С. Балыков, В. Домбровский, А. Сәхәбетдинов, М. Урицкий, М. Логинов, А. Абрамов килеп спектакльләр куя.
Бина
1989 елдаЧаллы шәһәренең 30нчы санлы мәктәбенең бер канатын театрга бирәләр. Ремонттан соң әлеге бина театр йортына әйләнә. 134 урынлык тамашачы залы бар. Театр остаханәләрендә курчаклар һәм декорацияләр әзерләнә. Театр фойесында мини-зообакча бар.