Йолдыз Миңнуллина
Йолдыз Миңнуллина (Йолдыз Фәрваз кызы Миңнуллина) — XXI гасыр татар шагыйрәсе, журналист. «Калеб» иҗади берлеге лидерларының берсе. «Яңа татар прозасы» конкурсын оештыручы. «Яңа татар пьесасы-2007», «Тантана» (2022) премияләре лауреаты. ТР Язучылар берлеге әгъзасы. БиографиясеТатарстан Республикасы Казан шәһәрендә туа. Татар гимназиясен тәмамлый. Казан дәүләт университетының механика-математика факультетына укырга керә. Әдәбиятка булган мәхәббәте КФУның татар филологиясе факультетына алып килә. Аны тәмамлагач, Мәскәүдә Әдәбият институтында укый. 2002 елдан «Ялкын» журналында эшли башлый. 2011 елдан алып 2016 елга кадәр журналның баш редакторы була.[1] Иҗаты2011 елда Татарстан китап нәшриятында «Күк тирмәсе» дигән бердәнбер[2] шигырьләр җыентыгын бастыра. «Зөһрә» (Кариев театры), «Мергасовский», «Төшке ялдан соң» спектакльләре авторы.[3] Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Әдәбият
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia