«Алтын битлек» премиясе
![]() «Алтын битлек» премиясе (рус. премия «Золотая маска») — Россиянең театр сәнгате өлкәсендә эшләүче иҗат кешеләренә тапшырыла торган иң югары дәрәҗәле милли (дәүләт) бүләге, һөнәри премия. Тарих«Алтын битлек» — Россия Милли театраль премиясе. 1993 елда Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге тарафыннан (Россия Федерациясенең театр эшлеклеләре берлеге рәисе ССРБ халык артисты М.А. Ульянов, аның урынбасары В.Г. Урин һәм драматург В. Павлов инициативасы һәм катнашы белән) оештырыла. Фестиваль һәм премия 1994-2005 еллар аралыгында, фестиваль дирекциясен Эдуард Бояков җитәкли башлагач, киң таныла. Шул елларда «Алтын битлек» Россиянең төп театраль вакыйгасына әверелә. Соңгы елларда «Алтын битлек»нең дәрәҗәсе тагы да ныгыды, фестиваль «Легендар спектакльләр һәм исемнәр», «Битлек Плюс», «Россия шәһәрләрендә, БДБ илләре һәм Балтиядәге иң яхшы спектакльләр» кебек яңа проектларга баеды.
МаксатыТеатр сәнгатенең барлык өлкәләрендә бер сезон эчендә (мисалга, 2013-2014 ел сезоны) күрсәтелгән иң яхшы хезмәтләрне ачыклау һәм бүләкләү . СтатутыБашта түбәндәге театр өлкәләрендә номинантлар кабул ителә: Лауреатлар һәр елны «Спектакль-номинантлар фестивале»ндә билгеләнә. Мәгълүмат
Лауреатлар билгеләнгәч, «Алтын битлек» премиясе алган спектакльләр, «Иң яхшы спектакльләр Россия һәм Балтия илләре шәһәрләре буйлап» фестивале кысаларында, Россиянең сайлап алынган шәһәрләре сәхнәләрендә күрсәтелә. Кызыклы фактлар2014 елЙон Фоссе әсәре буенча Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган «Җәйнең бер көнендә» спектакле «Алтын битлек»-2014 премиясенә 4 номинациядә тәкъдим ителгән:
2018 елАктер һәм биюче Нурбәк Батулла «Әлиф» спектаклендәге роле өчен «Алтын битлек»кә лаек була [3] «Әлиф» спектакле «Алтын битлек»кә 3 номинациядә тәкъдим ителгән:
2021 ел
2022 ел2023 елгы «Алтын битлек» премиясенең музыкаль театр жюри составына Башкорт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе (2019 елдан), Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әскар Абдразаков, Башкорт опера һәм балет театрының баш дирижеры, Башкортстанның халык артисты, «Алтын битлек» премиясе лауреаты Артем Макаров кертелгән. Артем Макаров берничә ел дәвамында илнең төп театраль премиясе жюри составында эшләгән. [11] Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia