Нурбәк Батулла
Нурбәк Батулла, Нурбәк Роберт улы Батуллин (1988 елның 6 марты, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — биюче, хореограф, балетмейстер, 2007-2010 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының балет биючесе. 2016 елдан Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының балетмейстеры. «Алтын битлек» (2018), Муса Җәлил исемендәге (2019), «Тантана» (2021) һәм Дамир Сираҗиев исемендәге (2024) премияләр лауреаты.
Тәрҗемәи хәле1988 елның 6 мартында Казанда язучы Роберт Мөхлисулла улы Батуллин (Рабит Батулла) гаиләсендә туган. Әнисе Рузия. Энесе Байбулат (16.03.1993, режиссер). Казанның 155нче мәктәбен (1999), «балет биючесе» белгечлеге буенча Казан хореография укуханәсен (ТР халык артисты В. Н. Бортяков классы, 2007) тәмамлаган. Ике ел Казан консерваториясенең балетмейстрлык факультетында укый. 2012 елга кадәр Н. А. Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург консерваториясендә «балетмейстер-хореограф» белгечлеге буенча укуын дәвам итә (А. Полубенцев курсы). «Драма һәм кино актеры» белгечлеге буенча Санкт-Петербург театр сәнгате академиясен (Россия дәүләт сәхнә сәнгате институты, рус. РГИСИ) тәмамлаган (Л. Грачева, В. Фильштинский курсы, 2016)[1]. 2007-2010 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының балет биючесе. Театрның «Мадам Баттерфляй» һ. б. спектакльләрендә катнаша. 2016 елдан Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры балетмейстеры, сәхнәгә куючы[2]. 2016 елдан Казан хореография укуханәсендә укыта[3]. ИҗатыХалыкара театр проектларында катнаша. «Сөембикә» биюе, «Бие-бие Хәйбулла», «MY NURIEV» моноспектакле [4], хореографик номерлар («Шамаил» спектакле) авторларының берсе. Композитор Ислам Вәлиев белән «ДНК күчеше» (DNA Shift) биюен иҗат итә[5]. «Иҗади мохит» мәдәни башлангычлар фонды куйган «Зов начала (Әлиф)» спектаклендә баш рольне башкаручы. Спектакльнең идея авторы һәм режиссеры — Туфан Имаметдинов. Сәхнәдә татар халкы мең елдан артык кулланган гарәп әлифбасы бию аша күрсәтелде[6]. «Театрда импровизация» актерлык лабораториясе дигəн проектта катнаша. 2019 елның 4 ноябрендә «Калеб» клубы проекты булган «Өтүкән» перформансын (Йолдыз Миңнуллинаның «Өтүкән» поэмасына нигезләнеп) сәхнәгә куя[7]. Екатеринбург дәүләт опера һәм балет академия театрында Пётр Чайковскийның «Черевички» кәмит-фантастик операсын куюда катнаша. Тамашаны Екатеринбургта күрсәтәчәкләр. Н. Батулла беренче мәртәбә опера спектакле өчен биюләр иҗат итә, аңа моны «Черевички»ны куючы режиссёр Борис Павлович тәкъдим иткән[8]. Фильмография
ГаиләсеХатыны Алена, керәшен кызы. Уллары Туран белән Ирхан. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia