Экология һәм табигатьне саклау музее (Яр Чаллы)
Яр Чаллы шәһәренең Экология һәм табигатьне саклау музее (рус. Музей экологии и охраны природы г. Набережные Челны) ― Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан мәдәният оешмасы (музей). 1999-2014 елларда мөстәкыйль оешма буларак эшләгән, 2014 елдан – Чаллы тарих-туган якны өйрәнү музее бүлеге. 2020 елда РФ һәм БДБ илләрендәге экология һәм табигать музейлары арасында 10-топ музей составына кергән. Тарих1999 елның 25 декабрендә нигезләнгән[1]. Музейны булдыруның инициаторы – Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Р. Ш. Асамова [2]. Музей «Татарстан Республикасы халкына экологик белем бирү» максатчан комплекслы программасын тормышка ашыру максатында оештырылган. Музей үзенең эшчәнлеге елларында Чаллы шәһәренә генә түгел, ә Кама буе төбәгенә дә экологик белем бирү, экологик мәдәният тәрбияләү һәм мәгариф үзәгенә әверелә. 2014 елның 17 июлендә Яр Чаллы шәһәр башкарма комитетының 4219нчы санлы карары белән Чаллы тарих-туган якны өйрәнү музее белән берләштерелә, әлеге музейның бер бүлеге буларак эшчәнлеген дәвам итә[3]. 2020 елда Экология һәм табигатьне саклау музее Россиянең һәм элекке БДБ илләренең иң популяр һәм иң яхшы 10 табигать һәм экология музее арасына кергән[4]. Музей табигый һәм тарихи мирасны саклауга, экологик белем бирү һәм экологик мәдәният тәрбияләүгә зур өлеш кертә [5]. БинаМузей Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районында, Яңа шәһәр, 31/13нче комплекс (Шамил Усманов урамы, 19нчы йорт) адресы буенча урнашкан 50нче мәктәпнең дүрт катлы бинасының бер канатында 4 залны алып тора [6]. ТасвирламаМузейның 4 иркен залы бар. Экспозицияләрдә һәм бүлекләрдә борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр биология, зоология, палеонтология, геология буенча экспонатлар тәкъдим ителә[4]. Музейда 4 бүлек эшли:
Музейда барлыгы 12 экспозиция булдырылган. 21 музей коллекциясе һәм төп фондларга караган 12 000нән артык экспонат теркәлгән. Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia