Габдулла Тукай исемендәге сквер (Яр Чаллы)


Габдулла Тукай исемендәге сквер
Сквер үзәгендә Габдулла Тукай һәйкәле
Сквер үзәгендә Габдулла Тукай һәйкәле
ИлРоссия Россия
Район Яр Чаллының Үзәк районы

Габдулла Тукай исемендәге сквер (рус. Сквер имени Габдуллы Тукая) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә Яңа шәһәр өлешендә урнашкан сквер.
Адрес: Яр Чаллы, Яңа шәһәр, Үзәк район, 16нчы микрорайон, Тынычлык проспекты, 9нчы йорт каршы.

Тышкы рәсемнәр
Тукай скверыннан фотосурәтләр.

Тарих

2011 елның 22 ноябрендә ачылган. Биредә Габдулла Тукай туган көнне (26 апрель) әдәби кичәләр, театральләштерелгән тамашалар, бәйрәмнәр, митинглар уза.

Урнашуы

Яр Чаллының (Яңа шәһәр) Үзәк районы 16нчы комплекста Тынычлык проспекты белән Р. Беляев проспекты кисешкән урыннан ерак түгел (Тынычлык проспекты 9нчы йорт каршында) урнашкан.

Тасвирлама

Сквер үзәгендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга (125 еллык юбилее хөрмәтенә) бронзадан 6 м биеклектәге һәйкәл куелган (авторы — Владимир Демченко)[1]. Скверда чәчәк клумбалары утыртылган, эскәмияләр куелган, декоратив яктырту үткәрелгән. Сквер юллары милли орнаментлы брусчатка белән капланган. Миләш, каен, чыршы агачлары утыртылган.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Открыт памятник Тукаю. Челны ЛТД, 22.11.2011
Яр Чаллының истәлекле урыннары
Чаллы туграсы
Чаллы туграсы

 

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia